Беренче объект - Иске Муса авылында Муса Гали исемендәге мәктәп. Әлеге мәктәпкә капиталь ремонт ясауга якынча 25 млн. сум бүлеп бирелгән, шуның 21 млн. сумы - федераль бюджеттан. Бинаның фасадын җылыткыч белән тышлау һәм идәннәр урнаштыру тулысынча төгәлләнгән, объект 35 процентка әзер. Аннары Илшат Таҗетдинов Чишмә эшчеләр бистәсендә икенче һәм дүртенче мәктәпләр бинасын карады. Хәзерге вакытта объектларда тәрәзәләрне алыштырыла, биналарның фасады җылытыла, электр монтажлау һ.б. эшләр башкарыла. Финанслауның гомум күләме 109 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән 91 млн. сум - федераль бюджеттан. Объектларның әзерлеге якынча 25 процент дәрәҗәсендә бәяләнә. - Барлык подрядчылар эшләрне графиктан алда алып бара. Хәзерге вакытта Чишмә районы хакимтяте җиһазлар, спорт җиһазлары, укыту комплекслары, интерактив җиһазлар сатып ала. Ремонтланган һәм җиһазландырылган мәктәпләрне август аенда тапшыру планлаштырыла. Беренче сентябрьдә балалар яңартылган һәм матур мәктәпләргә барачак, - диде Илшат Таҗе
Илшат Таҗетдинов мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча күчмә киңәшмә үткәрде
28 апреля 202328 апр 2023
~1 мин