Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Белорусия белән хезмәттәшлек киңәя

- Белоруссиядә нефтьнең тикшерелгән запасларының төп өлеше түбән чыгарыла торган коллекторларга, югары күләмдә нефть запасларына, башлангыч нефтькә туенуга һәм вакытыннан алда су басуга керә. Скважиналарның тирәнлеге 4 мең метрга, пласт температурасы 150 градуска җитә. Мондый яткылыкларга барып җитү өчен инновацион технологияләр кирәк. Мондый шартларда эшләү өчен җиһазларны безнең предприятиеләр эшли, - дип сөйләде Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев. - Җәй көне Башкортстанда узачак Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы Союз дәүләте кысаларында предприятиеләр арасында партнерлык багланышларын җайга салу һәм үстерү өчен яңа перспективалар һәм мөмкинлекләр ачар дип өметләнәбез. «Пакер» үз ягыннан гомум планнарга һәм проектларга үзенең бөтен фәнни-техник, кадрлар һәм җитештерү потенциалын, шулай ук чит ил базарларында эшләүнең бай тәҗрибәсен куярга әзер, - дип ассызыклады «Пакер» директоры Марат Нагуманов. Фото: pravitelstvorb.ru