Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Раевкада - “Щербаков укулары”

Республиканың гомуми белем бирү челтәрендә патриотик тәрбия мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу җәһәттән Әлшәй районының мәгариф бүлеге үрнәкле урын били. Гомумән, төбәктә патриотик тәрбия чараларын оештыруда бай тәҗрибә тупланган. Алар арасында фәнни-гамәли чараларга аеруча зур игътибар бирелә. Атап әйткәндә, республика дәрәҗәсендә “Бурангулов укулары”, район күләмендә “Фролов укулары” конференцияләрен үткәрү матур гадәткә әверелде. Ел саен оештырылучы “Ватан юллары буйлап”, “Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос” кебек фән­ни-гамәли чаралар укучыларны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Агымдагы елда уникенче тапкыр оештырылган “Щербаков укулары” конференциясенең кыскача тарихы болай: ул Раевка авылының 4нче мәктәбе педагогик коллективы башлангычы белән үткәрелә башлый, аннары, абруе һәм катнашучылар даирә­се үсүгә бәйле, республика дәрәҗә­сендә статус ала. Соңгы чорда “Щербаков укулары” рәсми рәвештә “Төбәк­ара фәнни-гамәли конференция” статусына ия, бу чара белән Русия төбәк­ләрендә дә кызыксыну үсүе турында сөйли. Конференция – Советлар Союзы Герое П. Ф. Щербаковның исемен мәңгеләштерүне күздә тоткан чаралар комплексы ул. Павел Федорович Раевка авылында туып-үсә, ул чорда Куйбышев тимер юлы карамагындагы 44нче (хәзер 4нче) мәктәптә укый. Раевка тимер юл станциясендә эшли. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Ни аяныч, гвардия лейтенанты Павел Щербаковка Бөек Җиңүне каршыларга насыйп булмый, 1945 елның 7 мартында ул батырларча һәлак була. Әйткәндәй, яугир-якташны Әлшәй төбәгендә хәзер дә кадер-хөрмәт белән искә алалар, сугыш батырының исемен мәңге­л­әштерү юнәлеше­ндә дә байтак эш башкарылган. Мәсәлән, Раевкадагы урам аның исемен йөртә, ул белем алган мәктәп диварына тактаташ куелган. Соңгы чорда исә Герой­ның партасы да булдырылды. Фәнни юнәлештәге “Щербаков укулары” Бөек Ватан сугышы ка­һар­ман­ын искә алу, исемен мәңге­лә­ш­терү максатында оештырыла. Быел патриотик рухтагы чара шулай ук Бөек Ватан сугышы турында тарихи-әдәби мирасны саклау, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәт­чәннәре батырлыгын олылау билгесе булып тора. Патриотик чараның гамәли өлеше 4нче мәктәптә үтте. Быел чарада катнашучылар географиясе шактый киң – Башкортстаннан тыш, ул Татарстанны, Волгоград өлкәсен, Ханты-Манси автономияле округын, Екатеринбург шәһәрен һәм Луганск Халык Республикасын иңли. Оештыру комитетында барлыгы 141 белем бирү оешмасыннан заявкалар кабул ителгән, онлайн форматны да кертеп, катнашучылар саны 3 меңгә якынлаша. Конференциядә “Ватанны саклау­чылар – барча чор батырлары”, “Сталинград алышы — Русия һәм чит ил­ләр авторлары әсәрләрендә”, “Укытучы! Синең исемең алдында...” һәм башка юнәлешләр буенча 7 секция эшләде. Туган телләр һәм әдәбиятлар төркемендә чыгыш ясаучылар үз төбәк­ләрендә туып-үскән күренекле гаиләләр турында сөйләде. Әлшәй районының Чурай мәктәбе укучысы Сәбинә Гобәйдуллина бу җәһәттән авылдашларын данлап бай материал туплаган. Иң мөһиме – Сәбинәнең геройлары игелекле гамәлләре белән якташларында горурлык хисләре уята. Жюри әгъзалары да, моңа игътибар итеп, чыгыш ясаучыга киләчәктә дә уңышлар теләде. “Уникенче Щербаков укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе йомгаклары район Мәдәният сараенда үткән пленар утырышта игълан ителде. Анда конференция бәйгелә­рендә җиңүчеләр, районның җәмәгать оешмалары вәкилләре, локаль бәре­лешләр яугирләре, сугыш һәм хезмәт, мәгариф ветераннары, мәктәп директорлары катнашты. Тәбрикләү чыгышы белән утырыш­ны Әлшәй районы Советы секрет­­аре Шамил Сәлимов ачты. Башкортс­тан­ның Мәгариф һәм фән минис­трлыгы белгече Гүзәл Минһаҗева чыгышында гомуми белем бирү өлкә­сендә дәүләт сәясәте үзенчәлек­ләренә тукталды. Районның мәгариф бүлеге җитәк­чесе Зилә Чупова төбәктә патриотик тәрбия эше белән җентекле таныштырды. Зилә Әхмәт кызы белде­рүенчә, төбәкнең барлык мәктәплә­рендә директорның тәрбия һәм бала­ларның җәмәгать берләш­мәләре бе­лән хезмәт­тәшлек буенча киңәшче­лә­ре булдырылган. Шулай ук барлык белем бирү учреж­дени­е­ләрендә уку атнасы Русия Федерациясе флагын күтәрү һәм гимн башкару белән башлана. Мәктәпләрдә “Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү” циклы кертелгән, һәр атнада бу дәрес­ләрдә патриотизм һәм әхлак, ил бердәмлеге турында әңгәмә­ләр оештырыла. Шунысы куанычлы, агымдагы уку елында кадетлар сыйныфлары арткан. М. Бурангулов башкорт лицеенда Шәйморатов сыйныфлары ачылуы да игътибарга лаек. Барча белем бирү оешмаларында, Раевканың Пионерлар һәм укучылар йортында, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә Русиянең “Беренчеләр хәрәкәте” балалар һәм үсмерләр оешмасының башлангыч бүлекләре ачылу да шатлыклы күренеш. Волонтерлар хәрәкә­те көчәю нәтиҗәсендә яңадан-яңа отрядлар оештырыла. Гомумән, төбәк волонтерлары “Донбасс балаларына китаплар”, “Игелекнең чикләре юк”, “Солдатка күчтәнәч” һәм “Солдатка хат” акция­ләренә актив кушыла, гуманитар ярдәм җыюда ихлас катнаша. Районның 11 белем бирү учреж­дение­сендә тарих-туган якны өйрәнү буенча мәктәп музейлары эшли. Хәрби-патриотик җыр конкурслары, “Зарница” хәрби-спорт уеннарын үткәрү традиция­ләре яңар­тыла. Болар барысы да үзенең нәти­җәләрен бирә, патриотик тәрбия көн­үзәк бурычлар дәрәҗәсенә күтәрелә. Әлшәй егетләре махсус хәрби хәрәкәтләрдә үзләрен чын ил сакчылары итеп танытты. Әмма, югалтулар да бар – районнан алты яугир ил азатлыгы өчен көрәшләрдә һәлак булды. Алар арасында Русия Герое Алмаз Сафин да бар, әмма аның батырлыгы — халык хәтерендә. Шушы уңайдан фәнни-гамәли конференция конкурсында җиңүче булып танылган, Раев­каның 2нче мәктәбе укучысы Азалия Мофаззалова тарафыннан әзерләнгән “Герой Алмаз Сафин” видеоязмасы күрсәтелеп, зур уңыш казанды. Пленар утырышта катнашучыларга видеоэлемтә аша Луганск Халык Республикасы Красный Луч шәһәренең 2нче мәктәбе директоры Марина Матвеева үзенең мөрәҗәга­тендә Башкортстан төбәкләре белән бәйләнеш­ләрне ныгытуны ассызыклады. Волгоград өлкәсенең Фролов районы Образцово мәктәбе укытучысы Ирина Крайникова “Щербаков укулары” зур уңыш белән үтеп, халыклар дуслыгына лаеклы өлеш кертүен билгеләде. Конференция җиңүчеләрен бү­ләкләү тантанасында Үзәк хәрби округы хәрби инспекторы, генерал-майор Тимофей Азаров катнашты. Ялкынлы чыгышында ул педагогларга илнең лаеклы сакчыларын тәрбия­ләүдә яңадан-яңа уңышлар теләде. Генерал­ның өметләре акланыр, дип ышанабыз. Фәнүр Гыйльманов.