Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Йөрәкләр елъязмасы”на кушылыгыз!

Агымдагы елның 1 маенда “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган “Йөрәкләр елъязмасы” патриотик акциясе старт ала. Ул быел Бөек Ватан сугышы елларында сәхнә сәнгатенә багышлана. Илебез театрлары Бөек Ватан сугышы вакытында фронт бригадалары оештыралар, армия ихтыяҗлары өчен акча җыялар һәм тылда эшләүчеләрнең рухи ныклыгын саклыйлар. Акция кысаларында театр сәнгатенең ничек исән калырга ярдәм итүе һәм театрларның сугыш вакытында ничек исән калуы турында видеороликлар әзерләнгән. 1 майдан 10 майга кадәр укучыларга үзләренең иҗади эшләрен өч номинациядә: мәктәп театры (Бөек Ватан сугышы темасына сәхнәләштерелгән тамашадан өзек яки спектакль), вокал ( сугыш чоры җырлары), бию (хәрби-патриотик тематика) “ВКонтакте” социаль челтәрендә #9маякдш хештегы белән бастырып чыгарырга тәкъдим ителәчәк. Иң яхшы утыз эш “Культурадляшкольников.РФ” порталында басылып чыгачак, ә аларның авторлары сертификатлар һәм проекттан истәлекле бүләкләр белән билгеләнәчәк.Фото: api.rbsmi.ru