Районда быел язгы чәчү 19 мең гектардан артык мәйданда башкарылачак, шуның 14 мең гектары сабанашлыкка тәгаенләнгән, калганнары мал азыгы, майлы культураларга, яшелчәләргә бүленгән. Караидел игенчеләре чәчү орлыгының сыйфатына да игътибарны елдан-ел арттыра, шуңа күрә дә былтыргы уңыштан үзләренең элита орлыкларын 385 тонна салып куйганнар, моңа өстәп, янә 340 тоннаны читтән кайтартканнар.Без сишәмбе әлеге районда булганда чәчү эшләренә республиканың башка төбәкләреннән соңрак тотына торган бу якларда да кайбер хуҗалыклар керешкән иде инде. Төп техника паркы Кортлыкүл авылында урнашкан “Хәйлатыйпов” шәхси предприятиесе базасында бу көнне аеруча җанлылык сизелә иде. Игенчеләр чәчүгә чыгарга җыена, шунлыктан егетләрнең йөзләрендә һәр язда кабатлана торган дулкынлану сизелә. Шушында ук Кытайдан кайтартылган өр-яңа “Зумлион” тракторы тора, аңа шундый ук яңа “Агратор-Диск-9000” бункеры һәм чәчкече тагылган. Әлеге агрегатны тәҗрибәле механизаторларның берсе Ирек Гыйльмияров, язгы кыр эшләре вакытында сынатмавын үтенеп, күрәсең, үзе генә белгән әфсен-төфсеннәрен пышылдап, сыпырыштырып йөри. Хуҗалык җитәкчесе Сәйфелварис Хәйлатыйпов сөйләвенчә, барлыгы 1760 гектар мәйданның 120 гектарында гына күпьеллык үлән үстерелә, калган өлешенә, һәр елдагыча, бодай, солы, карабодай, арпа, борчак һәм майлы культуралардан рапс чәчәргә җыеналар. Орлыклары үзенеке дә, сатып алынган элита сортлары да бар. Пермь һәм Алтай крайларыннан, Төмән өлкәсеннән, Илеш районының “Урожай” җәмгыятеннән кайтарттым, ди. Сәйфелварис Сәйфулла улы элита орлыклар фондын 85 процентка җиткергән, үрчетергә алынган оригиналь орлыклары да бар. Фермерның техника паркы да җиткелекле: өч комбайн, тәгәрмәчле һәм чылбырлы сигез трактор, дүрт “КамАЗ” машинасы бар. Югарыда аталганнарыннан тыш, шулай ук лизингка чәчү алдыннан туфрак эшкәртүче культиватор-компактор “Veles“АН-8-ПАВ” алганнар, ә янә бер “Агрокомплект-5,4” чәчкечен ташламасыз юнәткәннәр. Боларның барысын да фермерның бер үк вакытта уң кулы да, урынбасары да, идарәчесе дә, баш агроном да булып торучы мульти-белгеч Фәнгать Дәүләтшин тәҗрибәле механизаторлар Рәис Зарафетдинов, Фәнгать Миңнегалиев, Ринат Нургалиев, Рәвил Йосыпов, Ирек Гыйльмияров һәм Нәфис Муллинга ышанып тапшырган. Бу көнне яңа культиваторлары бераз көйсезләнебрәк тора иде, шуңа күрә район үзәгеннән авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Нәрис Низамов та кырык эшен кырык якка ташлап килеп җиткән. Гыйльләсен тиз ачыклаганнар: сәбәбе бу төбәктәге туфракның үзенчәлекле, үзлерәк булуында икән. “Бу фермер хуҗалыгы егетләренең булдыклылыгы ничә еллар дәвамында сыналган инде, шөкер, быел да сынатмаслар”, – ди Нәрис Зариф улы. Амин шулай булсын! Без дә шундый теләктә калабыз!Фәнис ГӘРӘЕВ.Караидел районы.