Кешеләрдә намуслылык ата-ана нәсихәте, хак тәрбия тәэсирендә ныгый. Намуслы кешеләр рухи көчкә таянып гаделлекне гомерлек девиз итеп ала. Заманыбызның реаль герое Хәсән Идиятуллин шундыйларның берсе иде. Ул һәрчак тормыш фронтының алгы сызыгында булды. Коррупциягә, башбаштаклыкка каршы аяусыз көрәште. Халкыбызның фидакарь улы Хәсән Сәгыйтьҗан улы һәрчак вөҗданына тугры калды, ыгы-зыгыдан өстен торды. Хакыйкатьне үзенең гамәлләре белән исбатлады. “Кяфер җәмгыятьтә түрә сүзе Китап сүзеннән өстен йөрер”, дигәннәр бабайлар. “Намуссызлык дәүләтнең әхлакый нигезен җимерә…” — дип ачынып кабатлый торган иде ул. Хәсән Идиятуллин 1957 елда Чишмә районының Тәпәреш авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйтьҗан абзый гаиләсендә туган. Урта мәктәпне “бик яхшы” билгеләренә тәмамлый. Игенче-агроном булу теләге аңа кечкенә вакытта әтисе – авыл бригадиры Сәгыйтьҗан аганың арбасында ат дугасына җитеп үскән арыш басуларын гизгәндә килгәндер. Җирнең төп яшәү чыганагы булуын да аңа әтисе төшендергәндер. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтыннан соң Илеш районы “Правда” колхозының баш агрономы итеп тәгаенләнә. 1981-87 елларда Чишмә районының “Рассвет”, “Большевик” хуҗалыкларында баш агроном вазыйфасында үрнәкле нәтиҗәләргә ирешә. 1987 елда байтак тәҗрибә туплап өлгергән белгечне альтернатив рәвештә Иглин районының “Олы Теләк” совхозына директор итеп сайлыйлар. 1991 елда Олы Теләктә “Хәсән Идиятуллин фермер хуҗалыгы”н оештыра.1990-95 елларда — 12нче чакырылыш Башкортстан Республикасы Югары Советы, 2011 елдан — Иглин муниципаль районы Советы депутаты. “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды, Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Хәсән Идиятуллин — кырыс заманның бихисап каршылыкларын җиңеп, бөтен гомерен авыл хуҗалыгына, тармакны фәнни нигездә отышлы итеп үстерүгә багышлаган кеше. Нәкъ аның кебекләргә “ат җене кагылган” диләр. Икътисади тотрыксызлыкка карамастан, үз эшен ачып, ат үрчетә башлагач аңа аяк чалучылар, мәкер тотып, матди зыян салучылар булды. Ләкин ул хуҗалыгын аякка бастырды, ныгытты. “Безнең шартларда фермерлык батырлыкка тиң”, — дип әйтә иде ул. Хәзер Хәсән Идиятуллин хуҗалыгында күптармаклы эш алып баралар. Фәнни нигезгә корылган селекциягә таянып, 2 мең баш ат асрыйлар, мөгезле эре терлек, кош-корт үрчетү белән бергә, даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә, ярышларда катнашалар. Алар кебек призлы урыннар, бәһалы бүләкләр алган башка хуҗалык юктыр да республикада. Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге 23 — алтын, 17 — көмеш, 7 бронза медальгә, күпсанлы кубокларга лаек булдылар. Хәсән Сәгыйтьҗан улы илебездәге ат заводларының барысы белән дә диярлек эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырды. Барлык эштә дә аңа, тәү чиратта, гаиләсе ныклы таяныч булды. Хатыны Филзә Әнвәр кызы белән үрнәкле итеп дүрт бала тәрбияләп үстерделәр, оныклары бар. Өлкән уллары Гияз — ветеринария табибы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, кызлары Айсылу — юрист, икенче кызлары Айгөл — югары белемле, ярыш атлары тренеры, төпчек уллары Сәгыйтьҗан университет тәмамлап кайтып, үз хуҗалыкларында әтисенең эшен лаеклы дәвам итә. Хәсән Идиятуллин, фермерлыкта булсын, иҗтимагый эшчәнлектә булсын, барлык өлкәләрдә дә беренче булырга омтылды. Уңышларының сере — лидерлыкта, хезмәт сөючәнлектә һәм чын ир-атларга гына хас холык-фигылендә иде. Башкалар проблемаларын үзенеке кебек кабул итә иде. Ә авыл җирендә эш иткән җитәкче өчен бу аеруча мөһим сыйфат. Кем генә, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсә дә, ул ярдәм итү юлын тапты. Чөнки бизнеска, аеруча авылда, зур социаль функция йөкләнүен ул башкаларга караганда алдарак төшенгән иде. Хәсән Идиятуллин, фермерлыктан тыш, патриотик тәрбиягә, спортка, милли йолаларыбызга зур әһәмият бирде. Гомумән, халкыбыз йолаларына, гореф-гадәтләренә олы ихтирам белән карый торган милләтпәрвәр кеше иде ул. Милли-мәдәни өлкәдә татар халкын борчыган проблемаларның берсенә дә битараф калалмады. Утыз ел дәвамында Олы Теләктә чын милли сабантуй үткәрде. Халык бәйрәменә багышлап язылган китапны нәшир иткәндә матди чыгымнарны үз өстенә алды. “Сабан туе үзенең миллилеген югалтмасын иде, ул — игенчелек тантанасы, халкыбызның милли мәдәниятен, җыр-моң куәтен, бай тарихын меңнәрчә кешегә җиткерү мөмкинлеге”, — дип кабатлый иде Хәсән Сәгыйтьҗан улы. Аның фермер хуҗалыгы биләмәсендә парашют спорты буенча республика чемпионаты узды, Русиядә беренче булып Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән тугандаш халыклар каһарманнарының сыннары тезелгән геройлар аллеясы барлыкка килде. Күпмилләтле илнең рухи көче, халыклар бердәмлеге турында озын-озак телмәрләргә караганда, Олы Теләктә горур басып торган һәйкәлләр күпкә тәэсирлерәк. ...Иван Кожедуб, Василий Маргелов, Муса Җәлил, Миңнегали Шәйморатов, Чойболсан, Исса Плиев, Кафур Мамедов, Әхмәт-Хан Солтан, Константин Рокоссовский, Мәгүбә Сыртланова, Рихард Зорге, Нельсон Степанян, Гази Заһитов... Бу каһарманнар — ил азатлыгы өчен көрәшкән батырлар — “без дә сезнең арагызда”, дигән кебек, Олы Теләк яланында мәңгелек постка бастылар... Узган елның 2 июлендә аллеяны ачу тантанасында Хәсән Идиятуллин дулкынландыргыч чыгыш ясады. — Мондый аллея булдыру теләге миндә күп еллар элек барлыкка килгән иде. Ә хәзерге вакыйгалар белән бәйле рәвештә бу проект аеруча актуаль булып чыкты. Киләсе елга дип ниятләгән проектны тизләтергә туры килде. Аллеяның “Тугандаш халыклар каһарманнары” дип аталуына килгәндә, сугышта кешеләрне милләтләргә аеру булмаган. Нинди милләттән булуларына карамастан, һәлак булган яугирләр туганнар каберләрендә яталар. Һәм хәзер килеп мин төрле милләтле совет яугирләренең истәлеген мәңгеләштерүне максат итеп куйдым... Бу — бик зур проект. Без халыклар арасындагы дуслыкны саклау һәм ныгыту турында күп сөйлибез. Әмма дуслыкны анык эшләр белән генә ныгытырга була. Һәм, әйтергә кирәк, безнең проект әле тәмамланмады. Карачайларга, чеченнарга, үзбәкләргә, таҗикларга, казахларга, кыргызларга, бурят һәм туваларга, якутларга, башка халыкларга бюстлар эшләнмәде әле. Ходай гомер бирсен, беркемне дә онытып калдырмабыз... Кызганыч, аяусыз авыру Хәсән Сәгыйтьҗан улын арабыздан алып китте. Үзе бакыйлыкка күчте, әмма эшен балалары дәвам итә. Аның изге гамәлләре халык хәтерендә калды... Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.