Төбәк җитәкчесе парламентның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Раил Әсәдуллинга “Башкортстан алдындагы казанышлары өчен” орденын һәм Урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары комитеты рәисе урынбасары Юнир Котлыгуҗинга “Хезмәт батырлыгы өчен” медален тапшырды. “Һөнәри эшчәнлегемне һәм депутат эшемне югары бәяләгәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә”, — диде шул көнне 70 яшен билгеләп үтүче Раил Әсәдуллин.Ә КПРФның Башкортстан төбәк бүлекчәсенең беренче секретаре Юнир Котлыгуҗинга бу көнне 65 яшь тулды. Көн тәртибенә 50 мәсьәлә кертелгән, аларның шактый өлеше республика законнары проектларын карау белән бәйле иде. Башта депутатлар 2022 елда Башкортстан Республикасы Контроль-исәп палатасы эше турындагы отчетны һәм Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турындагы докладын тыңлады. Пленар утырышта депутатлар берьюлы өч укуда генерал Шәйморатов медален булдыру турында закон кабул итте. Исегезгә төшерәбез, республиканың яңа дәүләт бүләген булдыру башлангычы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясаган иде. Яңа бүләк җәмәгать тәртибен саклаганда, гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарганда, гомер өчен куркыныч тудырган шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык өчен тапшырылачак. Бу хакта республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышында, закон проектын тәкъдим итеп, Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев белдерде. Аның сүзләренчә, яңа бүләк республиканың бүләкләү системасын камилләштерү максатыннан эшләнгән. “Генерал Шәйморатов ордены шул ук исемдәге медальгә карата республиканың югары дәүләт бүләге булачак. Орден белән гомер өчен куркыныч туган шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә шәхси фидакарьлек һәм батырлык күрсәткән гражданнар бүләкләнәчәк”, — диде Урал Килсенбаев. Генерал Шәйморатов ордены 2019 елда булдырылган иде. “Бүгенге көндә Ватанны саклаучыларга социаль ярдәм күрсәтү кебек юнәлешләрдә эшләү республика җитәкчелегенең җитди игътибар үзәгендә, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Бүген безнең егетләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар алгы сызыкта батырлык һәм каһарманлык күрсәтә, уртак җиңүебезне якынайта. Аларның батырлыгы игътибарсыз калырга тиеш түгел. Хәрби бурычын үтәгәндә кыюлык күрсәткән, үз гомерләрен куркыныч астына куйган кешеләр генерал Шәйморатов медале белән билгеләнәчәк”.Константин Толкачев, шулай ук, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча системалы эш алып барылуын билгеләп үтте. Яңа дәүләт бүләге – генерал Шәйморатов медале дә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау чаралары исемлегенә кертеләчәк. Башкортстанда бертуганнарны бер мәктәпкә өстенлекле кабул итү хокукы тәрбиягә алынган гаиләләргә дә кагылачак. Пленар утырышта депутатлар “Башкортстан Республикасы Гаилә кодексының 54 мәддәсенә үзгәреш кертү турында” закон кабул итте. “Гамәлдәге законнарда абыйлары яки апалары мәктәптә укучы балаларны анда өстенлекле кабул итү хокукы каралган, — дип белдерде парламент спикеры Константин Толкачев. — Балалар бакчаларына да шулай. Ләкин бу норма опекада булган балаларга кагылмый. Нәтиҗәдә, ике бала тәрбияләүче опекуннар, тәрбиягә бала алган яки патронат ата-аналар икенче баланы беренче бала укыган мәктәпкә урнаштыру проблемалары белән очраша. Бүгенге көндә кабул ителгән закон буенча балаларның әлеге категориясенә дә тиешле хокук бирелде”.Ата-аналарга кече балаларын өлкән балалары кабул ителгән балалар бакчасына яки мәктәпкә урнаштыру мөмкинлеге биргән закон Башкортстанда 2020 елда кабул ителгән. Элегрәк депутатлар адресына сайлаучылардан бу темага күпсанлы мөрәҗәгатьләр килгән иде. “Хәзерге дөньяда кешеләр еш күченә, ә мәктәпләр балаларны теркәлү адресын исәпкә алып кабул итә, — диде Константин Толкачев. — Нәтиҗәдә, еш кына, гаилә күченгәннән соң, кече баласын шул ук мәктәпкә урнаштыра алмаган хәл килеп чыга иде. Балалар бер-берсеннән аерылды, ә ата-аналар балаларын төрле мәктәпләргә йөртү өчен вакыт сарыф итәргә мәҗбүр булды. Хәзер бу проблема хәл ителде”.