Төбәк хуҗалыклары алдында быел сабанашлык культураларын 64 мең гектарда чәчү бурычы тора, шулардан 44 мең гектарга якын мәйданны бөртеклеләр били. Башка еллардагы кебек, иртә бөртеклеләр чәчүне быел да районның иң эре хуҗалыклары “Башкорт-агроинвест” һәм “Благовар” токымлы кошчылык заводы игенчеләре башлап җибәрде. “Благовар” кошчылык заводында да кыр эшләренә заманча куәтле авыл хуҗалыгы техникасына җәлеп ителгән. Атап әйткәндә, быелгы басу эшләренә 42 трактор, 30га якын туфрак эшкәртү агрегаты һәм тагылма инвентарь әзерләнде. Югары җитештерүчәнле авыл хуҗалыгы машиналары механизаторларга агротехник чаралардан дым каплату һәм туфрак әзерләүне тиз арада башкарып чыгарга ярдәм итте. Ниһаять, көннәр җылыту белән чәчү агрегатлары басуга чыкты, бу эшне заманча өч чәчү комплексы алып бара. Тәүге көнне үк ике агрегат тарафыннан 90 гектарда — борчак, 65 гектарда сабанашлык бодай чәчелде. — Эш күрсәткечләренең алдагы көннәрдә тагын да артачагына шикләнмибез, — ди “Благовар” заводы директоры