“Бисмилләһ”не әйтеп Коръәннән аять-сүрәләр ("Фатиха", "Аят-әл-Көрси", "Йәсин", "Мөлек", "Ихлас") укып багышларга кирәк. Гадәттә "Фатиха", "Йәсин", "Мөлек" сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.Йа Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештер. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваның рух шәрифләренә ирештер. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни, әби-бабаларыбызның рух шәрифләренә ирештер.(Газиз әнкәмнең, газиз әткәмнең рух шәрифләренә ирештер.) Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух шәрифл