Республика халкының “Инцидент-менеджмент” һәм “Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” кире элемтә платформасы мәгълүмат системаларында теркәлгән мөрәҗәгатьләре саны кими. Бер атна эчендә алар 4053 булган, бу, узган атнадагыга караганда, 1080гә кимрәк.Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге төзекләндерү (1021) темасына кагыла, әмма узган атна белән чагыштырганда, аларның саны да 111гә азрак. Халык территорияләрне җыештыру, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча сораулар бирә, яшел үсентеләрнең торышы белән кызыксына. Төзекләндерү темасына иң күп хәбәр Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән, Благовещен районыннан килгән. Юллар мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында. Әлеге темага да зарланучылар саны кими. Бу аңлашыла да: юлларда ремонт бара, димәк, халыкның канәгатьсезлек градусы да төшә, ә булган кимчелекләрне республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәл итеп килә. Мөрәҗәгатьләр саны буенча өченче урында — торак-коммуналь хуҗалык. Менә шуларның берничәсе. Уфаның Урман техникумы