“Безнең барлык — үзе бер вакыт…” Шулай яза шагыйрә үзенең бер шигырендә. Ә бит аның әле кабатланып килүче тагын шундый юллары да бар: “Вакытларны булмый туктатып…” Әйе, булмый. Әмма аның мизгелләрен җыр итә алган шагыйрь, шиксез, үзен бәхетле тоя. Халисә Мөдәрисова атлы шагыйрәне инде илле елдан артык беләм икән ләбаса! Миндә дә истәлекләр, шигьри хатирәләр калган ул еллардан. Җитмеш беренче елның язында без — үзебез дә яшь саналган шагыйрьләр Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим hәм мин — Уфага, андагы университетның татар бүлеге оештырган шигърият – Тукай кичәсенә кунак итеп чакырылган идек. Кичә бик матур узды, күп дусларны күрдек, яңаларын да таптык.Студент шагыйрьләрдән Госман Садә hәм араларында иң яше — унсигез яшьлек Халисә белән дә шунда таныштык. Шигырьләрен дә укыды ул — үзен дә, язганнарын да ошаттык.Казанга күченеп килергә кыстадык. Әмма бераздан Госман Садәбез Казанга күченеп килсә дә, Халисә килмәде, күченмәде. Үз туфрагында үсәргә тиешле шагыйрь сурәте җанлана иде