Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Ярлыкау" 2 майда күрсәтеләчәк

Уфада фильмны махсус күрсәтү «Синема Парк Галерея Арт» кинотеатрында аның Бөтенрусия прокатына чыгуыннан 2 көнгә иртәрәк узачак.«Ярлыкау» картинасы 45нче Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Урыс премьералары» милли конкурсы программасына кертелгән.Сюжетның үзәгендә - 20 яшьлек сержант-танкист Любомир Зухның тарихы, ул испан коммунистларының кызы Мария-Терезага гашыйк була, язмышы аны ерак авылга алып килгән була. Кыз да җавап кайтара. "Отбой" командасы яңгырагач та, сержант очрашуга йөгерә, сөйгәнен саубуллашу өчен кочакларга һәм сугыш алдыннан төп сүзләрен әйтергә тели. Ләкин ул сугыш чоры законнары буенча иң югары җәза белән янаган җинаять эшләгәнен аңламый.- "Ярлыкау" – Мостай Кәримнең сугыштан соң 40 елга якын күңелендә йөрткән тирән шәхси әсәре. Мостафа Сафа улы институт эскәмиясеннән сугышка китә, авыр яралана, әмма фронтка янә кайта һәм Җиңүне Венада каршы ала. Сугыш аның тормышында һәм иҗатында тирән эз калдыра, хәтта еллар узгач та ул сынаулар һәм югалтулар белән тулы көннәргә уйлары белән кайта. "Ярлыкау" - уникаль әдәби әсәр, аны яңача уку беркемне дә битараф калдырмаячак, - дип сөйли картинаның продюсеры, бөек классикның оныгы Тимербулат Кәримов.Картинаны тәкъдим итү өчен Уфага төп рольләрне башкаручы артистлар Александр Новиков, Николай Галләмов, Җәмилә Мөдәрисова, режиссер Айнур Әскаров, сценарист Айдар Акманов, композитор Илья Духовный, продюсерлар Тимербулат Кәримов һәм Михаил Курбатов киләчәк.Фото: Башинформ