Утырышта кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ВКС режимында шәһәр округлары һәм муниципаль район хакимиятләре вәкилләре катнашты.Ирек Сәгыйтов искә төшергәнчә, тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак, аларда 130 меңнән артык граждан катнашачак. Кайбер торак пунктларда укучыларны, курсантларны һәм башка патриотик тәрбия оешмаларын җәлеп итеп, тантаналы маршлар үткәрү планлаштырыла.- Русия Кораллы Көчләренең Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле провокацион гамәлләр хәвефе зур булу сәбәпле, агымдагы елда «Русиянең Үлемсез полкы» Гомумрусия халык йөреше хәрәкәте җитәкчелеге тарафыннан аны гамәлдән чыгару һәм ветеран портретын автомобильдә, киемдә яки социаль челтәрләрдә урнаштыру форматында уздыру турында карар кабул ителде, – дип билгеләп үтте Премьер-министр урынбасары.Май бәйрәмнәрен үткәрү чорында иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләсе буенча Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Руслан Скорняков һәм "Росгвардия"нең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе гаскәрләрнең җәмәгать тәртибен саклауда һәм чараларда катнашуын тәэмин итү бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Юрий Каюмов чыгыш ясадылар.Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча кабул ителгән чаралар турында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Горин хәбәр итте.Чара нәтиҗәләре буенча Ирек Сәгыйтов шәһәр округлары һәм муниципаль районнар хакимияте башлыкларына, шулай ук, хокук саклау органнарына берничә йөкләмә бирде.