Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Төбәк студентлары фәнни-техник фестивальдә катнаша

Форум хәзер Сочида уза. Ул инженериягә, шулай ук инновацион, технологик эшкуарлыкка һәм сәнәгать профориентациясенә багышланган. Чара Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эгидасы ярдәме белән оештырылды. Фестивальдә бөтен илдән яшь авторлар эксперт берләшмәсенә 400дән артык инновацион проект тәкъдим иттеләр. Болардан тыш, 20дән артык чит ил делегатлары да үз эшләре белән килгән. - Фестиваль Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының яшьләр фәнни-техник иҗатына һәм сәнәгать профориентациясенә ярдәм итү һәм үстерү буенча төп чарасы булып тора, - диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Фестивальдә Башкортстанның сәнәгать предприятиеләре дә үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләр заводы - «Альта» проектын, ә Авиация технологияләре технопаркы - «Антисварочное покрытие» проектын тәкъдим итте, ә «Благзавод» фәнни-җитештерү үзәге белгечләре осталык дәресе күрсәтәчәк. Фото: bashinform.ru