Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Сәламәтлек поезды” бүздәклеләрне шатландыра

Табиблар тикшерүеннән тыш, пациентлар анализ өчен кан тапшырды, флюорография, маммография, ЭКГ, УЗИ үтә алды. Вакциналау да ясатырга була. Табиблар соңгы пациентка кадәр «тере чират» тәртибендә кабул итә. Тикшеренүне башка торак пунктлардан да теләгән һәркем үтә ала. Үзең белән паспорт һәм медицина страховкасы полисы булырга тиеш. Авыл халкы диспансерлау үтә һәм белгечләрдән консультация ала ала, бу кешеләр өчен бик уңайлы. Беренче ике сәгать эчендә тикшеренүгә 70ләп кеше килде. Табибка Уран халкы гына түгел, ә якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләр дә ашыкты. - Безгә үз авылыбызда белгечләрдән кабул ителү мөмкинлеге бирелүенә шатбыз. Бу ерак торак пунктларда яшәүчеләр, шулай ук район дәваханәсенә үзләре бара алмаган инвалидлар һәм өлкәннәр өчен мөһим. Табиблар игътибар белән карый, киңәшләр бирә, киләчәктә тикшерелү һәм дәвалану өчен кайсы белгечләргә барырга киңәш итә, – дип уртаклаша Иске Актау авылында яшәүче Рая Закирова. Автопоезд Кәпәй-Кобау, Сабай, Килем авылларында булган инде. Бу торак пунктларда барлыгы 1828 кеше тикшерелгән, 217 кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефе ачыкланган, 175 пациентка дәвалау билгеләнгән. “Сәламәтлек поезды” Уран авылында 27-28 апрельдә эшләячәк. Пациентларны кабул итү һәм тикшерүнең соңгы ноктасы Иске Богады авылы булачак (2 һәм 3 май). Фото: Регина Садыйкова.