Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә сәхифәсен карап баручыларның сорауларына җавап бирергә ярата. Чираттагы «сорау – җавап» вакытында Гөлназ үзенең тагын әни булачагы турында әйткән. «Кайчан икенче бәбиегезне алып кайтасыз?» – дигән сорауга ул, әллә чынлап, әллә уйнап: «9 айдан», – дип җавап кайтарган. «Тагын 10 елдан үзегезне ничек итеп күз алдына китерәсез?» – дигән сорауга да ул: «Үз исемен булдырган артист, кадерле хатын һәм ике балабызның яраткан әнисе итеп күз алдына китерәм. Ул вакытка ирем дә азрак картаер һәм минем энем түгел, ә ирем кебек күренә башлар, дип өметләнәм», – дип язып куйган. Гөлназ Асаева кызлары Динәгә няня эзләве хакында да әйткән. Шәмсетдиновлар гаиләсен котларга буламы икән?