Әгерҗе районындагы Социаль фонды клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча фондның Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00 - 20.00 сәгатьләрдә кабул итәчәк. Кабул итүнең яңа графигы пилот проекты кысаларында сынау уза, анда Татарстан Республикасы буенча социаль фонд та катнаша. Гражданнар ягыннан ихтыяҗ булган очракта, ул Социаль фондның барлык клиент хезмәтләрендә дә кертеләчәк. "Социаль фондның клиент офисына килеп мөрәҗәгать итәр алдыннан 8-800-1-00000-1 номеры буенча Социаль фонд бүлегенең Контакт-үзәгенә шалтыратып белешергә кирәк, соравыгыз үзәкнең белгеч-операторы белән консультация барышында да хәл ителергә мөмкин. Ә инде клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итергә кирәк булган очракта ,социаль фонд сайтындагы алдан язылу сервисыннан файдаланып, кабул итүгә язылырга мөмкин ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Исегезгә төшерәбез, гражданнарның www.sfr.
Россия Социаль фонды клиентлар хезмәте кабул итү графигын үзгәртә
27 апреля 202327 апр 2023
~1 мин