Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Бүген бездә “Сәламәтлек бәйрәме”!

«Бердәм Русия» һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының уртак акциясе безнең төбәктә инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Табиблар яздан көзгә кадәр проект кысаларында ерак авылларда яшәүче халыкка медицина тикшеренүе үткәрә. “Сәламәтлек поездлары”нда анализлар тапшырырга һәм тар белгечләрнең консультацияләрен алырга мөмкин. Пациентларны терапевтлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, онкологлар, кардиологлар, офтальмологлар, урологлар, неврологлар, стоматологлар, эндокринологлар, УЗИ табиблары, педиатрлар, балалар табиблары (хирурглар, неврологлар, офтальмологлар) тикшерә. Районнарда күчмә флюорографлар, санлы маммографлар, сәламәтлек үзәкләре, фельдшер-акушерлык пунктлары, «Хатын-кыз сәламәтлеге» модульләре эшли, анда кан алу һәм биохимик анализлар, диагностика үткәрелә. Табибка алдан язылырга кирәкми, кабул итү тере чират тәртибендә алып барыла. Документлардан паспорт һәм медицина страховкалавы полисы гына кирәк булачак. Авылдагы прописка да таләп ителми, медицина комиссиясенә теләгән һәркем килә ала. "Сәламәтлек поезды" күрше авылда туктаса да, анда барырга мөмкин, кабул итәчәкләр. Бу мөһим, чөнки төрле маршрутлардагы белгечләр исемлеге төрле. “Сәламәтлек поезды” Иглин районының Кальтовка авылында инде икенче көн эшли.— Бүген бездә чын-чынлап “Сәламәтлек бәйрәме”, — дип билгели Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова. — Кальтовка авылына “Сәламәтлек поезды” беренче тапкыр килде. Без аны әзерләнеп көттек, тикшерелү оешкан төстә үтсен өчен халыкка алдан мәгълүмат бирдек. Кешеләр сәламәтлек өлкәсендә үзләрен борчыган барлык сорауларга җавап табар, дип ышанабыз. Табиблар районның биш авыл Советында булды. Иглин үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радмир Сәүбәнов әйтүенчә, Кальтовка — район дәваханәсеннән иң ерак урнашкан авыл (50 чакрым), шуңа тар белгечләрнең бирегә килүенә халык аеруча сөенгән. Әле авылны фельдшер хезмәтләндерә, киләсе елга гомум практика табибы офисы ачарга планлаштыралар. — “Сәламәтлек поезды” Иглин районындагы маршрутын тиздән тәмамлый. Беренчел мәгълүмат буенча, бу көннәр эчендә 786 кеше тикшерелде, 300 кеше — флюорография, 600 кеше маммография үтте, — ди баш табиб. — Белгечләр көненә 30-40 пациентны кабул итте, 12 кеше өстәмә тикшеренүгә юллама алды. Әйтергә кирәк, халык Уфа табибларына теләп йөри. Мәсәлән, Ольга Тарасова кичә дә, бүген дә “Сәламәтлек поездына” килгән. Кичә бик күп белгечләрне үткән, невролог һәм маммолог консультациясе алган. Сәламәтлегенә җаваплы караучы ханым табиблар эшеннән бик канәгать калган. Поездлар республиканың төрле районнарында үз эшен дәвам итә. Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.