- Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы үткән елда республика бюджетына 13,5 миллиард сум акча кертте. 2021 елдагы белән чагыштырганда, бу сан 2,5 тапкырга күбрәк. Анда 5,2 миллиард сум иде. Дәүләт карамагында булган җирләрне арендага бирүдән һәм җир участокларын сатудан табыш 4,2 миллиард сум тәшкил. 2021 елда ул 4,7 миллиард сум иде. Арендага бирү һәм чикләнмәгән җирләрне сату буенча керем планын 63 муниципалитетның 60ы үтәде. Калтасы районы һәм Уфа, Агыйдел шәһәрләре генә куелган максатка ирешә алмады, - диде Наталья Полянская. Быел да бик күп яңалыклар булачак. Бу җирләрне тикшерүгә дә кагыла. 5 меңнән күбрәк җир участогын тикшерү планлаштырыла. Министр билгеләвенчә, аларны да әйләнешкә кертергә кирәк. - Авыл хуҗалыгы кулланышындагы җирләрне инвентаризация үткәрү буенча без Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә эшлибез. Монда җирләрнең дөрес файдаланылмавын әйтәсем килә. Шул ук вакытта файдаланылмаган җирләр күп. Алар тикшерелгән, әмма күп еллар файдаланылмаганлыктан, урманга әйләнгәннәре дә бар. Безгә җирләрнең рәсми яктан теркәлүе генә түгел, аның файдаланылуы да мөһим, - диде ул. Бик күпләр җир участогын теркәми яши. Шул ук вакытта, документта бер сан күрсәтелеп, гамәлдә башка мәйдан файдаланылган очраклар да бар. "Без аларны җирләрен теркәргә мәҗбүр итә алмыйбыз, әмма без кешеләрне үгетләп, җирләрне теркәүгә ирешә алдык, - диде министр. Наталья Полянская күпбалалы гаиләләргә җир участогы бирүгә дә тукталды. Мондый гаиләләргә төзелеш өчен җир участогын биргәндә аның инфраструктурсы тикшерелергә тиеш. Бүген республикада 18 мең гаилә җир участогын алу буенча чиратта тора. Аеруча Уфада бу хәл катлаулы. Шул ук вакытта, күпбалалы гаиләләргә 250 мең сум бирү дә гамәлдә. Аны ипотека алуда да кулланырга мөмкин. Гомумән, министрлык бу категориягә караучы гаиләләргә дә игътибарын киметми. Журналистлар торакка бәя һәм арендага алып яшәү проблемасына да тукталды. Төзүчеләр акрынлап булса да сату-алуда уңай үзгәрешләр сизә. Монда дәүләт ярдәмен тагын да күбрәк булдыру кирәктер, чөнки фатирларның 80 проценты ипотекага алына. - Киләчәктә шәхси өйләр төзүгә игътибар артыр кебек. Шәһәр читендә дә үз йортларын төзүчеләр арта. Ни генә дисәң дә, җир безне туендыра. Бу инде төзү өчен участоклар санын арттыруны да күз уңында тота. Бу минем шәхси фикерем, - диде министр.