Шагыйрьнең туганнары, килгән кунаклар мемориаль тактаташ янына чәчәкләр салды, музей-кабинеты белән танышты. Аннан соң чара Мәдәният сараенда дәвам итте. Монда шагыйрьнең кызы Гөлшат Рамазанова әтисенең иҗатын саклаганнары, хөрмәт күрсәткәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Әлеге тантаналы чара "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үтте.Рамазан Байтимеров Авыргазы районы Исмәгыйль авылында 1923 елның 5 апрелендә гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән. Изге рамазан аенда туганга, аңа "Рамазан" дип исем кушканнар.Авылда - җидееллык, Сәмәркандта урта мәктәп тәмамлагач, Ташкентта укытучылар курсында белем ала. Тик һөнәре буенча эшли алмый, чөнки Бөек Ватан сугышы башлана. Рамазан Байтимеров Гвардия һава десанты бригадасы сафларында Балтыйк буе илләрен, Чехословакия, Венгрияне азат итүдә катнаша. Яралана, ике тапкыр контузия ала. Батырлыгы өчен медальләр, орден белән бүләкләнә.Сугыштан соң, инвалид булып калуына карамастан, җиң сызганып эшкә тотына. Казан дәүләт униве