25 апрельдә Казанда Уфа "Нур" татар дәүләт театрының гастрольләре башланды. Гастрольләрне ачу тантанасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Чараның тантаналы ачылышында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова, "Нур" театры директоры Фирзәт Габидуллин катнаштылар.Рәсми өлештә театр сәнгате үсешенә өлеш керткән артистларны бүләкләделәр. Алдан хәбәр итүебезчә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының легендар актрисасы Сәвия Гыймадлислам кызы Сираева Дуслык ордены белән бүләкләнде. Бу көнне актрисаны тагын көчле алкышларга күмделәр.Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева да бар. Ул "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды. Театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин, Башкортстанның атказанган артистлары Рида Фәхрисламова белән Ирина Ганиева, Чулпан Раянова Татарстан М