Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Түбән Камалылар - Уфада

Түбән Кама театры Уфага 4 спектакль алып килде, алар «Нур» театрының зур залында күрсәтелә.Башкортстан башкаласында гастроль программасы «Нәзер» спектакле белән ачылды. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Лев Толстойның «Холстомер» повесте буенча куелган «Алаша» спектакльләре уфалылар күңеленә хуш килде.Кичә Татарстан артистлары "Нур" театры каршындагы шагыйрь һәйкәле янында Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышлап үткәрелгән "Халкым дип янды минем гомерем" дип аталган әдәби-музыкаль программада да катнашып, чагу, матур чыгыш ясады.Бүген Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле күрсәтеләчәк һәм Түбән Камалыларның Уфадагы гастрольләре тәмамланачак.Фото: Динар Кәлимуллин