Батальон республикада формалашкан беренче мотоукчылар полкы подразделениесе булачак.Республика сугышчыларны экипировка, техника һәм җиһазлар белән тәэмин итә. Башкортстан егетләре шулай ук хезмәтнең һәр ярты елында 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.- Бүген күпмилләтле Русия халкы яңадан Ватанны яклап чыкты. Безнең буынга, элеккеге кебек, Русия бәйсезлеген якларга туры килә. Гомум эшкә Башкортстан сугышчылары һәм командирлары зур өлеш кертә. Бүген тагын бер подразделение – Даян Мурзин исемендәге батальон оештырыды һәм алгы сызыкка җибәрелергә әзер.Бу кеше Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фронтта була. Сугыш хәрәкәтләре вакытында берничә тапкыр яралана. Аның батырлыгы безнең хәтердә мәңгегә калачак, – дип ассызыклады Игорь Комаров. - Башкортстан халкының аерым хәрби рухы бар, моны илебезнең башка төбәкләреннән килгән кешеләр дә билгеләп үтә. Сез фронтта булганда, якыннарыгыз, хатыннарыгыз, балаларыгыз һәм ата-аналарыгыз безнең өчен беренче урында икәненә ышана аласыз. Кыю сайлау, патриотизм һәм бурычка тугрылык өчен рәхмәт. Уңышлар телим! Без сезне җиңү белән көтәбез.Башкортстан Башлыгы республика хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә барлык кирәкле ярдәм күрсәтәчәк дип вәгъдә итте.- Бүген бу мәйданнан республика чираттагы тапкыр иң яхшы улларын, чын сугышчыларны – Башкортстанны һәм Русияне саклаучыларны хәрби бурычларны үтәү өчен махсус хәрби операциягә озата бара. Без барыбыз да сезгә зур хөрмәт һәм горурлык белән карыйбыз. Илебезгә бик кирәкле, әмма катлаулы карар кабул иткәнегез өчен рәхмәт. Без барыбыз да әти-әниләрегзгә, хатыннарыгызга һәм балаларыгызга бу сайлауны уртаклашканнары өчен баш иябез, - диде Радий Хәбиров. - Меңләгән егетләребез инде хәрби бурычларын үтәп, батырлык күрсәтәләр. Аларга сезнең ярдәм кирәк. Шуңа күрә эшләгез, куелган бурычларны үтәгез. Ә республика сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме, сез барыгыз бергә хәрби бурычыгызны үтәп, исән-сау өйгә кайтырга тиеш.Русия оборона министрының беренче урынбасары Ватанга күпьеллык хезмәте вакытында барлыкка килгән Башкортстан сугышчыларының хәрби традицияләрен билгеләп үтте.Тантанадан соң Игорь Комаров, Радий Хәбиров, Руслан Цаликов республика белән идарә үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрделәр.Фото: Башкортстан Башлыгы