Олимпиаданың йомгаклау турында Русиянең 27 төбәгеннән 220 укучы һәм чит илләрдән — Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстаннан килгән 11 кыз һәм егет ана теле буенча белемнәрен сынады. Болар — муниципаль, республика һәм төбәк этабында җиңү яулаган 8-11нче сыйныф укучылары, һәм Интернет-тест һәм дистанцион әңгәмәне уңышлы үткән югары уку йортлары студентлары. Әлеге бәйгедә Башкортстаннан татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары да булуы аеруча сөенечле. Олимпиадада катнашучылар татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәргә җавап бирде, “Юнеско — мирас сагында” темасына проект эшен яклады. Бу көннәрдә Казанда укучылар һәм студентлар өчен бай программа әзерләнгән иде. Алар К. Тинчурин һәм Г. Кариев исемедәге татар дәүләт драма театрларында спектакльләр карады, татарча концерт-дискотекада күңел ачты, “Минтимер һәм аның дуслары” фильмын карады һәм режиссеры, артистлары белән очрашты. Казан шәһәре белән танышып йөрү дә укучыларда искиткеч тәэссоратлар калды