"Улыбызга 3 яшь булганда балалар бакчасындагы тәрбияче чакырып алды да, баланың үсешендә тоткарлык барлыгын әйтте. Ул сөйләшүдә дә үз яшьтәшләреннән бераз калыша иде. Туганда бернинди проблемалар булмаганлыктан, мин моны вакытлыча булган кыенлыклар, дип кабул иттем. Шулай да медицина тикшеренүе үтәргә булдык. Улымда авыр генетик авыру барлыгы ачыкланды... Әлеге хәбәрне белгәч, ирем белән бу авырлыкларны җиңеп чыгарбыз төсле иде. Әмма ул, киресенчә, көннән-көн бездән ерагайды. Мин көн саен бер реабилитациядән икенчесенә, төрле анализлар бирергә йөрдем. Иремә нәрсәдер сөйли башласам, "акча шунда бар, кирәк булса - ал", дип кенә әйтә иде. Иремнең кечкенә булса да үз бизнесы булганлыктан, интегеп яшәмәдек. Шул вакытта коронавирус авыруы тарала башлады. Иремнең бизнесе да "янды". Ул безнең белән аралашмый да иде кебек инде. Иртән чыгып китә дә, төнлә генә кайта. Ә эше беткәч, башка шәһәргә эш эзләп китәчәген дә әйтте... Мин ярга ташланган балык шикелле, төрлечә бәргәләндем. Үзем эшләмим, ир
"Баланың авыру икәнен белгәч, ирем ташлап чыгып китте..."
26 апреля 202326 апр 2023
2 мин