Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Илфак Шиһаповның кызы Илсөя концертында елаган

Илсөя әтисен искә алган минутларда ул күз яшьләрен тыеп тора алмаган. Аның янында артист Алмаз Мирзаянов утырган. «Илфак абыйның кызы Зәринә белән янәшә утырабыз. Елый. Күңелем белән кушылам», - дип язган Алмаз. Илсөя Илфак Шиһаповның үз тормышындагы бик кадерле кеше икәнлеген һәрвакыт әйтеп килә. Бүгенге көндә Илфак истәлеге булып улы Нариман үсеп җиткән. "Быел минем улыма 20 яшь була. Ике метрлы, спортсмен улым бар минем. Илфак малае… Нәкъ шундый. Нәкъ шулай сөйләшә, нәкъ шулай йөри. Кайчакта кычкырып көлеп җибәрәм. Ай, Аллам, мин әйтәм. Илфак исән кебек. Бер генә концертымны да Илфак белән сөйләшмичә башламыйм. «Шунда басып , карап тор. Килешмәгән җирләрен төшемә кереп булса да әйтерсең", - мин әйтәм. Бүген Сергей Викторович белән иҗат юлыбызны ничек башлаганны искә төшереп утырдык. Мин, Илфак, Сергей Викторович авылларга чыгып китәбез. Илфак оештыру эше белән йөри, без Серега белән эскәмиягә чыгып утырып, саныйбыз. «Әнә, мать, один халык идет, два халыка идет, три», - ди. Ну максим

Илсөя әтисен искә алган минутларда ул күз яшьләрен тыеп тора алмаган. Аның янында артист Алмаз Мирзаянов утырган. «Илфак абыйның кызы Зәринә белән янәшә утырабыз. Елый. Күңелем белән кушылам», - дип язган Алмаз. Илсөя Илфак Шиһаповның үз тормышындагы бик кадерле кеше икәнлеген һәрвакыт әйтеп килә. Бүгенге көндә Илфак истәлеге булып улы Нариман үсеп җиткән. "Быел минем улыма 20 яшь була. Ике метрлы, спортсмен улым бар минем. Илфак малае… Нәкъ шундый. Нәкъ шулай сөйләшә, нәкъ шулай йөри. Кайчакта кычкырып көлеп җибәрәм. Ай, Аллам, мин әйтәм. Илфак исән кебек. Бер генә концертымны да Илфак белән сөйләшмичә башламыйм. «Шунда басып , карап тор. Килешмәгән җирләрен төшемә кереп булса да әйтерсең", - мин әйтәм. Бүген Сергей Викторович белән иҗат юлыбызны ничек башлаганны искә төшереп утырдык. Мин, Илфак, Сергей Викторович авылларга чыгып китәбез. Илфак оештыру эше белән йөри, без Серега белән эскәмиягә чыгып утырып, саныйбыз. «Әнә, мать, один халык идет, два халыка идет, три», - ди. Ну максимум пять халыков булгандыр инде анда. Шул вакыт: «Илсөя, еллар узгач син шундый заллар җыя алачаксың әле дип әйткән булсалар, ышанмаган булыр идем", - дип сөйли Илсөя Бәдретдинова. Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinovanyn-kazan-koncertyna-ilfak-sihapovnyn-kyzy-kilgan-5858878