Анда Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе, «Аек авыл» республика конкурсының оештыру комитеты рәисе Максим Забелин, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова, табиб-психиатр, нарколог, бәйсез наркология гильдиясе президенты, Русия Иҗтимагый палатасы эксперты Руслан Исаев һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. Дәүләт думасы Рәисе урынбасары Шолбан Кара-оол төбәк-ара фәнни-гамәли конференциясенең сәламләү адресында билгеләп үткәнчә, Башкортстан тәҗрибәсе тулаем алганда ил буенча таратуга лаек. - Без сезнең проектның ничек тормышка ашырылуын кызыксынып күзәтәбез, Башкортстанда системалы һәм эзлекле эшнең никадәр яхшы төзелгәнен аңлыйбыз. Бу тәҗрибә тулаем ил буенча таратылырга лаек. Без кешеләрнең аек сәламәт яшәү рәвеше турындагы үтенечен законнар белән вакытында ныгытуга аерым игътибар бирәбез, - дип ассызыклады Шолбан Валерьевич. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бу юлның башы гына һәм әле күп нәрсә эшләнергә тиеш, һәм нәкъ менә