Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Русия һәм Белоруссия төбәкләре форумы кысаларында Уфага "Хәтер поезды" киләчәк

- Проект ике ил яшьләрен берләштерүгә, бабаларыбызның батырлыкларының әһәмиятенә ихтирам белән карауга һәм аңлауга, күрше дәүләт мәдәнияте һәм традицияләре белән танышуга юнәлтелгән, - дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. Искәртәбез, Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X Форумы Уфада 26-28 июньдә узачак. Чара 2014 елдан Русия Федерациясе Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли җыелышы Советы патронаты астында уздырыла. Форумның төп бурычлары булып Союз дәүләтенең интеграцион процессларын тирәнәйтү, Беларусь Республикасы һәм Русия Федерациясенең парламентара, сәүдә-икътисади, фәнни-мәгариф, мәдәни элемтәләрен ныгыту, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, ике яклы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен үстерү тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Башкортстан беренче тапкыр "Җиңү паровозы" һәм "Хәтер поезды" РЖДның ике хәрби-патриотик проекты хәрәкәте маршрутына кертелде. 29 апрельдә Уфага урындагы вакыт белән 11 сәгатьтә Куйбышев тимер юлында оештырылган "Җиңү паровозы" ретро-составы киләчәк. Фото: pravitelstvorb.ru