Ул ел саен булачак. Исегезгә төшерәбез, чараны уздыру турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Арт-Корылтай» III мәдәни форумында игълан иткән иде.Башкортстан Башлыгының 2023 елның 6 апрелендәге "Китап-бәйрәм" "Халыкара китап ярминкәсен үткәрү турында"гы УГ-246 санлы Указын үтәү йөзеннән 2023 елның 26-28 маенда Уфада китап ярминкәсе узачак. Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшрияты белән берлектә «Урал-батыр җирендә ел китабы» төбәкара конкурсы турында нигезләмә әзерләгән.Конкурсның төп максаты - китапны һәм укуны популярлаштыруны һәм үстерүне алга таба камилләштерү, Русиянең иң яхшы басмаларын ачыклау һәм популярлаштыру.Жюри китап нәшер итү буенча компетентлы экспертлардан билгеләнәчәк. Чара кысаларында конкурс җиңүчеләрен җиде номинация буенча бүләкләү планлаштырыла.Фото: Башинформ