Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров узган атнада Латин Америкасы илләренә турнесын тәмамлады. Ул Бразилия, Венесуэла, Никарагуа һәм Кубада булды, шуннан соң АКШка юл тотты. Сергей Лавровның бу эш сәфәре Америка Кушма Штатларының ачуын чыгарды. Әлбәттә, моның үз сәбәпләре бар.Беренчедән, америкалыларның Русияне изоляцияләү омтылышы барып чыкмады. Илләрнең абсолют күпчелеге махсус хәрби операциянең үзаллылык өчен сугыш, Америка неоколониализмы белән көрәштә закончалыклы этап икәнен бик яхшы аңлый. Алар моңа ничә еллар түзеп яшәде. Шуңа күрә Русиянең башка илләр белән дипломатик, сәүдә, мәдәни хезмәттәшлеге бара һәм барачак, АКШка каршы дус булудан башка берни дә калмый. Икенчедән, Вашингтонда үзләренең “арткы ишегалды” дип атаган илләр соңгы еллар дәвамында АКШтан үзаллылык алу өчен тырышлык салдылар. Мәскәү, Пекин, Эр-Рияд белән аралаштылар, үзара хезмәттәшлекне ныгыттылар. Нәтиҗәдә, бүген бөтен Латин Америкасы диярлек АКШтан бәйсез үз тышкы сәясәтен җайга сала. Шул ук Бразилия Президенты Лула да Силва Сергей Лавров белән очрашканчы ук Украинага корал озатудан баш тартты. Кытайга һәм Согуд Гарәбстанына барып кайткач, ул, АКШ Русия-Украина конфликтын ашыгыч рәвештә туктатырга тиеш, дип белдерде. Бразилиянең чит ил эшләре министры Мауру Виейра бөтен дөнья икътисадына, барыннан да элек үсә торган илләргә, Русиягә каршы санкцияләрнең кире йогынтысын билгеләде. Бразилия җитәкчелеге АКШ һәм Европа берлегенә Русия-Украина каршылыгы өчен бөтен гаепне бер генә тапкыр йөкләмәде. Бразилиянең рәсми вәкилләре Украинадагы Владимир Зеленский режимы белән очрашулардан баш тарта, телефоннан сөйләшүләр белән генә чикләнә. Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавровның Латин Америкасы илләренә гадәти дипломатик эш булып саналган сәфәренә җавап буларак, Вашингтоннан шундук ачулы сүзләр яңгырады. АКШның Милли иминлек советы башлыгы Джон Кирби белдергәнчә, “АКШ һәм Европаны гаепләп, Бразилия, попугай кебек, Кытай һәм Русия пропагандасын кабатлый һәм фактларга игътибар итми”. Мондый кискен тонда сөйләшү Америка Кушма Штатларының бөтенләй көчсезлеген күрсәтә. Анда кинәт аларның “арткы ишегалды” инде аларның арткы ишегалды түгеллеген аңладылар булса кирәк. Алар бәйсез сәясәт уздыра торган үзаллы дәүләтләр икән бит. Һәм моның белән элекке гегемон Америка берни дә эшли алмый.Мәскәү Латин Америкасына АКШ Президенты Джо Байден хакимияте сәясәтенең компетентсызлыгы аркасында йогынты ясый, бу Русия Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы Сергей Лавровның төбәкнең кайбер илләренә килүен күрсәтә, дип яза “The American Thinker” басмасы. “Байден хакимияте Монро доктринасыннан баш тарткан арада Русия һәм Кытай Латин Америкасында үз йогынтысын үстерү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр”, – диелә мәкаләдә. Күрәсең, Украина мәсьәләсе – Латин Америкасы өчен Вашингтоннан ераклашу өчен иң ачык сәбәп. Чынлыкта, анда каршылыклар күпкә кискенрәк һәм тирәнрәк. Аларның берсе АКШның көньяк чиген узу белән үк күзгә ташлана. Рио-Грандтан көньякка таба йөзләрчә миллион кеше төньякка караганда начаррак яши. Латин Америкасы илләре Вашингтон белән нинди генә килешүләр төземәсен, нинди генә матур сүзләр яңгырамасын, нәтиҗә һәрвакыт бер үк – АКШ гасырлар буе үзенең көньяк күршеләрен талый, территорияләрен тартып ала, урындагы халыкны рәхимсез эксплуатацияли. Хәзер Америка элиталары үсә торган илләрне талауның яңа этабын башлап җибәрде. Күптән түгел Мексика, Бразилия, Аргентина һәм башка Көньяк Америка дәүләтләре башлыклары Америка долларыннан уртак баш тарту турында фикер алышу өчен очрашты. Лула да Силва БРИКС акчасы, БРИКС әгъзалары илләре (Бразилия, Русия, Һиндстан, КХР һәм Көньяк Африка Республикасы) чыгарган валюта идеясен алга сөрә. Мондый валютаны МЕРКОСУР илләрендә, Көньяк Америка илләренең берләшмәләрендә дә кулланырга теләр идек, ди. Ул вакытта бер сәгать эчендә доллар зонасыннан дөнья икътисадының дүрттән бер өлеше китәчәк. Әмма эш икътисадта гына түгел. Вашингтонда хәзер үпкә белдерәләр һәм “исәп буенча никах” турында сүз боткасы куерталар. Бразилия, янәсе, Русия ашламалары белән тәэмин итүгә бәйле, алар ярдәмендә ил товарлыклы соя үстерә һәм аны Кытайга озата. Бу – аның керемнәренең мөһим өлеше, шуңа күрә Бразилия үз контрагентлары белән ачуланышмаска тырыша. Ә тагын Бразилия БМО Иминлек советы әгъзасы булырга тели, ә Русия әлеге идеяне хуплый. Әгәр барысы да бик гади генә булса иде. Әмма Латин Америкасы Русия белән хезмәттәшлектән икътисади һәм сәяси файда гына түгел, ә, иң мөһиме, Вашингтоннан беркайчан да көтмәгән тотрыклылык таба. АКШ гасырлар буе бу илләрдә фетнәләр оештырып, халыкны болгатты, анда законлы лидерларны үтерде, властька үзләренең марионеткаларын куйды. Әгәр барып чыкмаса, илне санкцияләр белән изәргә тырышты. Венесуэла, Никарагуа, Куба – бу дәүләтләрнең Вашингтоннан бәйсезлек алу өчен көрәшүенең тарихлары билгеле. Русия кебек союздашны биредә күптән көтәләр. Бигрәк тә бу ирек яратучы халыкларга безнең ил белән киңәйтелгән хәрби-техник хезмәттәшлек ярдәм итә алыр иде. Үз чиратында, безгә дә АКШ чикләренә тиз арада барып җитә торган гипертавышлы кораллар урнаштыру мөмкинлеге файдалы булыр иде. Шуңа күрә Латин Америкасына Сергей Лавровның эш сәфәре бик мөһим. Һәм нәкъ менә шуңа күрә ул америкалыларның ачуын кабарта. Сергей Лавровның сәфәре Вашингтон сәясәтеннән канәгать булмаган илләргә ярдәм итәргә, аларны берләштерергә һәм аларның ролен бәйсез төбәк блогы буларак ассызыкларга тиеш, дип белдерде Сальвадор университетының фәлсәфә һәм политология докторы Давид Эрнандес. “Барыннан да элек, хәзерге геосәяси халәттә АКШ планетар дәрәҗәдә дөнья сверхдержавасы булудан туктады, яңа глобаль тәртип күп полярлы, ә Латин Америкасы Вашингтон карарларыннан автономияле төбәк блогы буларак чыгыш ясый, – дип белдерде Давид Эрнандес. – Лавров әфәнденең эш сәфәре Вашингтон диктатыннан канәгать булмаган Латин Америкасы илләре Мексика, Колумбия, Боливия, Чили, Аргентина, Бразилия, шулай ук Куба, Никарагуа һәм Венесуэла кебек прогрессив илләр блогын формалаштыру яссылыгында уза”. Бу илләр Пентагонның сугышчан сәясәтеннән дистанцияләнә һәм АКШ Президенты Джо Байден хакимиятенең Русиягә каршы сәясәтендә турыдан-туры катнашуга каршы чыгыш ясый.Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.