Шунысын да искә алыгыз: социаль газлаштыру программасы газ кертү планлаштырылган йорт торак пункт чикләрендә урнашкан очракта гына гамәлдә. Мәсәлән, әгәр ширкәт торак пункт чикләренә кермәсә, ул программада катнаша алмый. Ит кыздырырга һәм чүп-чар яндырырга рөхсәт ителә. Яңа сезонга бакчачылык ширкәтләрендә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең берникадәр “йомшаруы” да законлаштырылды. 1 марттан, мәсәлән, ачык уттан корылмаларга кадәр ара өч тапкырга киметелгән, аңа кадәр 50 метр булса, хәзер 15 метр гына тәшкил итә. Ә инде ябык савытта (металл мичкәдә) ут кабызылган очракта, теләсә кайсы корылмага кадәр рөхсәт ителгән ара тагын да азрак — элекке 50 метр урынына 7,5 метр да ярый. Мангалны да хәзер корылмадан 50 метр читкәрәк түгел, ә 5 метр ераклыкта урнаштырып була. Шул ук вакытта, мангал тирәсендә 2 метрлы зона булырга тиеш, аның янәшәсендә янучы материаллар булмау мотлак. Ә инде участокларда резина, шулай ук лак-буяу ишеләрне яндыру тыелу турындагы таләпләр элеккечә үзгәрешсез кала. Тавык һәм куян үрчетә аласыз. Быелдан русиялеләргә бакча һәм бакча участокларында авыл хуҗалыгы кошлары (тавык, үрдәк, каз, күркә) һәм куяннар үрчетергә рөхсәт итүче закон үз көченә керде. Шул ук вакытта, анда алынган (җитештерелгән) продукция (ит, йомырка һ.б.) үз ихтыяҗларың өчен генә кулланырга рөхсәт ителә. Кош-корт һәм куяннарны шәһәр төзелеше регламенты буенча, әйтик, тавык кетәген төзергә рөхсәт ителгән участокларда гына үрчетергә мөмкин. Моның өчен аерым рөхсәт алырга кирәк булачак. Әлбәттә, ветеринария һәм санитар-эпидемиологик нормаларны, таләпләрне катгый үтәргә кирәк. Әйткәндәй, әлегә кадәр халык закон буенча үз участогында яшелчә-җимеш кенә үстерә ала иде. Ә югарыда телгә алынган кош-корт, куян үстергән өчен 20 мең сумга кадәр штраф каралды. Дачниклар онлайн-җыелыш үткәрә ала. Бу ел башыннан телгә алынган ширкәт әгъзалары өчен тавыш бирү процедурасын гадиләштерүче төзәтмәләр үз көченә керде. Хәзер дачниклар тавыш бирүне турыдан-туры катнашып кына түгел, ә дистанцион формада “Дәүләт хезмәткәре” порталы аша, яки башка электрон мәйданчыкларда да үткәрә ала. Ширкәт әгъзалары тавыш бирү өчен электрон һәм техник чараларны үзләре сайлый ала. Закон, шулай ук, бакчачылар җыелышында караласы мәсьәләләр исемлеген киңәйтә һәм ширкәт идарәсе әгъзалары саны буенча таләпләрне көйли ала. Документ, шулай ук, әлеге процедураны озакка сузмас өчен ширкәткә кабул итү турындагы гаризалар карауның 30 көнлек вакытын билгели. Чүп-чар өчен түләү тәртибе үзгәрә 1 марттан русиялеләр озак вакыт өйдә булмавына бәйле, чүп-чар өчен түләүне кабат исәпләтә алачак. Бу тәртип дачникларга да кагыла. Әлегә кадәр шәһәрдән озак вакытка чыгып киткәндә дә, дачниклар чүп өчен ике тапкыр түләргә тиеш иде. Ягъни авылдагы өчен дә дә, дачасында да. Хәзер исә алар, озак вакыт булмау сәбәпле, өйдә яисә дачасындагы чүп-чар өчен түләүне яңа тәртиптә башкара алачак.Әлбәттә, исәп-хисапны кабат билгеләү өчен аның хуҗасының биш календарь көненнән дә күбрәк өйдә булмавы дәлилләнергә тиеш. Моның өчен идарәче компаниягә тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аңа өендә яисә дачада яшәмәгән вакытын дәлилләүче документ кирәк. Мәсәлән, дачниклар ширкәт рәисеннән бер ай дачада яшәгәннәре турында белешмә алырга мөмкин. Кагыйдә буенча, яңадан исәпләү өчен гаризаны кире кайтканнан соң 30 көннән дә соңламыйча бирергә кирәк. Закон бозучылар җирсез калырга мөмкинШунысы да мәгълүм булсын: узган елның декабрендә “Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешдәге җирләр әйләнеше турында”гы Федераль законга җир участокларын тартып алуга кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр милек хуҗасы үз җирен өч һәм аннан да күбрәк ел максатлы файдаланмаган булса яисә закон бозу факты ачыкланганнан соң да өч ел бу таләп үтәлмәсә, суд карары нигезендә ул участок тартып алыначак. “Дача амнистиясе” дәвам итәчәкБыел да “дача амнистиясе” гамәлдә кала һәм ул 2031 елның мартына кадәр дәвам итәчәк.Игътибар! Быел 1998 елга кадәр төзелгән торак йортлары һәм алар урнашкан җир участокларына милек хокукын рәсмиләштерергә кирәклеген истән чыгармаска кирәк. Әмма мондый йортларның торак пунктлар чикләрендә урнашуы мотлак. Быел, шулай ук, дача һәм бакча йортларына хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе дә саклана. Моның өчен элеккечә, урындагы теркәлү органнарына (“Росреестр”) җир участогына һәм объектның техник планы буенча кадастр инженеры әзерләгән документларны тапшырырга кирәк.— Узган елда Русиянең барлык төбәкләрендә дә беренче тапкыр җир участокларының дәүләт кадастр бәясе билгеләнде. Ә быел капиталь төзелеш объектларын бәяләү үткәреләчәк. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, узган елда җир участокларының дәүләт кадастр бәясе үзгәрде. Моны белү бик мөһим. Чөнки җир салымы күләме хәзер турыдан-туры кадастр бәясе була, — ди Русия Бакчачылар берлегенең юридик департаменты җитәкчесе Динара Хәкимова.Совет чорында шәһәр яны бакчалары халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнады. Хәтта завод-предприятиеләрнең үз бакчачылар ширкәтләре дә бар иде. Үз заманы өчен Хөкүмәт тарафыннан хупланган 4-5 сутыйлы дача-бакчалар совет кешесенең статусын, аның иминлеген бәяләүче күрсәткеч тә иде. Әмма хәзер мондый ширкәтләр язмышы, нигездә, андагы милек хуҗаларының үзләренә генә бәйле булып калды. Туксанынчы еллардан соң аларның әһәмияте дә кими башлады. Хәзер ил буенча ташландык бакчаларның гомум мәйданы йөзләрчә мең гектардан да арта.Ниһаять, җирнең кадерен белә башладык кебек. Ил башлыгы Владимир Путин узган елда җирен максатлы файдаланмаган хуҗаларыннан тартып алырга кирәк, дигән фикер белдерде. Җир, ил язмышы турында уйланучылар өчен бу көтелмәгән хәбәр түгел иде. Чөнки без, чынлап та, игелекле җиребез язмышына битараф карый башлаган идек. Елдан артык вакыт эчендә бакчачылык ширкәтләрендә хәлнең күзгә күренеп яхшыруы күзәтелә. Күптән түгел Мәскәүдә бакчачылык мәсьәләләре буенча оештырылган Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Әлеге чарада Русия Бакчачылар берлеге белдерүенчә, бу категориягә 60 миллион гражданның керүе бәян ителде. Соңгы өч елда илдә бакча участоклары 30 процентка арткан. Ә анда әлеге ширкәтләр эшчәнлегендә санлы технологияләр гражданны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә заманча стандартлар куллану әлеге юнәлешне үстерүгә зур этәргеч бирүе ассызыкланды. Димәк, илдә бакчачылык ширкәтләрен үстерүдә дәүләт ярдәме генә түгел, хәзер инде анда берләшүчеләрнең дә активлыгы һәм законнарны төгәл белүе дә кирәк.“Кызыл таң” эксперты фикереРәсүл Госманов,Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы:— Илдә бакчачылык турындагы федераль законга өстәмәләр даими кертелә, тулыландырыла. Алар эшли һәм халыкка хезмәт итә. Элек бу мәсьәләдә чит ил тәҗрибәсенә таянырга теләүчеләр дә бар иде. Эш шунда: күпчелек илләрдә бакчада җитештерелгәнне сатучылар кеременең 60 процентына кадәрен салым рәвешендә түли. Бәхеткә, илебездә мондый хәлгә юл куелмады. Әйтергә кирәк, ил Президентының узган елда бакчачылык ширкәтләрен үстерүгә кагылышлы яңа башлангычлары зур хуплауга лаек. Соңгы унъеллыкларда дәүләт беренче тапкыр мондый ширкәтләр эшчәнлеген нәтиҗәлерәк оештыруда ярдәмен күрсәтергә булды. Шул ук вакытта илдә бакчачылык ширкәтләрендә дистәләрчә еллар дәвамында җыелган проблеманы дәүләт “җилкәсенә” ташларга теләү күзәтелә башлаган иде. Әйтик, шәһәрдә уңайлы шартлар булдырылган йортта яшәүчеләр авылдагы дачаларында да дәүләтнең шундый шартлар булдыруын көтә. Бакчачыларга да газ, суүткәргечләр, электр уты кирәк. Әмма боларның һәммәсен дә хәл итүне дәүләт үз өстенә генә алырга тиешме соң? Әлбәттә, юк. Әлеге ширкәтләрнең дә моңа үз өлешен кертүе, мәсьәләләрне хәл итү өчен тәгаен нәрсәдер эшләве кирәк. Минемчә, законга яңа өстәмәләр кертү ширкәтләрнең инициативаларын җанландыруга юнәлтелгән. 30-40 ел элек ширкәтләрдә теге яки бу предприятие көче белән эшләнгән инфраструктура хәзер яңартуны таләп итә. Акча кирәк. Мәгълүматларга караганда, республиканың бакчачылык ширкәтләренең электр энергиясе өчен бурычы миллионнарча сумга җиткән. Җир хуҗалары үз участокларында ут, су, газ даими булсын өчен бурычларын үз вакытында түли барырга тиеш. Республика бюджетыннан бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү өчен бүленгән акча 116 миллион сумнан быел 250 миллион сумга җитте. Дәүләт ярдәме булган очракта да дача хуҗалары энергия ресурсларыннан файдаланган өчен вакытында түли барган булса, юлларга да игътибар зуррак булыр иде.Шуны ассызыкларга телим: бакчачылык ширкәтләре эшчәнлегендә дәүләт белән бергә шәхси партнерлык урнаштырырга кирәк, ягъни бакча бюджеты, килешүгә ярашлы, бергә тупланырга тиеш. Икенче тәкъдим — бакчачылар өчен грант программалары булдыру үзен аклар иде. Ул бакчачыларның да җаваплылыгын арттыруга булышлык итәчәк.Ширкәт әгъзаларының ташламалы бәяләрдә транспорт таләп итүе дә аңлашылмый. Сүз шәһәр һәм бакча арасы турында бара. Дөрес, кайчандыр шефлык итүче предприятиеләр үз эшчеләре бакчаларына автобус маршрутын түләүсез дә оештыра иде. Бәлки, әлеге традицияне тергезергә кирәктер?Бакчачыларны даими борчыган мәсьәләләр арасында анда кибет булмауга дәгъва белдерүчеләр дә аз түгел. Минемчә, күчмә сәүдә нокталарын оештыруны ширкәт идарәсе үзе дә хәл итә алачак. Шуны да әйтер идем: бакчачыларны чәчү орлыгы, үсентеләр табу борчый. Республиканың климатик шартларына яраклаштырылган җиләк-җимеш, яшелчә, агач үсентеләре аз түгел. Монысын сатуны да хөкүмәт үз өстенә алырга тиешмени? Әлбәттә, юк.Шунысы яхшы: бакчачыларга сәүдә итүне оештыру өчен шәһәр-районнарда махсус урыннар билгеләнә. Минемчә, алар яхшы сортларга да игътибар итсә, аларны сатып алу мөмкинлегенә ия булса — продукцияләре тагын да үтемлерәк булыр иде. Гомумән, мөһим проблемаларның берсе — республикадагы әлеге категориядәге барлык җирләрнең дә төгәл кадастр исәбен алырга кирәк. Ташландык бакчалар аз түгел. Бу мәсьәлә хәл ителсә — җирләребез дә нәтиҗәлерәк файдаланылачак һәм аның хуҗаларының да җаваплылыгы көчәячәк, сәүдә базарында үзебезнең экологик ризыклар да күбрәк булачак.Олег Төхвәтуллин.