22-23 апрельдә Мәскәүдә Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәйданчыгында “Якташ” яшьләр мәгариф форумы узды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров кичә үткән оператив киңәшмәдә форумның әһәмиятен һәм башкала вузларында белем алучы студентлар белән зур эш алып барылуын ассызыклады.— Мәскәү, Санкт-Петербург югары уку йортларында укучы балалар белән эзмә-эзлекле эш алып барабыз, — диде Радий Хәбиров. — Югыйсә, безнең иң яхшы чыгарылыш укучылары башкалага китә һәм элемтәләр өзелә. Чынлыкта, алар — Башкортстанның киләчәге, һәм безнең бурыч даими элемтәләр, коммуникацияләр булдыру аша аларга уку барышында ярдәм итү. Алар, әлбәттә, барысы да — актив егетләр, ләкин аларга да безнең ярдәм кирәк. Бу — бик мөһим эш, аның белән җитди шөгыльләнү мөһим. Төбәк Башлыгы Хөкүмәт графигына эш сәфәрләренең берсенә вице-премьерларның студентлар белән очрашуын кертергә, тармак бурычларын билгеләргә кушты. Дәүләт җыелышына сайлауларга кадәр студентлар белән очрашуны Хөкүмәт әгъз