Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Укырга керү буенча сорауларыгыз бармы?

Бөтен ил буенча бер айдан Соңгы кыңгырау яңгыраячак. Имтиханнар, югары уку йортын сайлау һәм алга таба укырга керү — чыгарылыш укучылары, белгечләр һәм булачак аспирантлар өчен бу бик кызу вакыт. Агымдагы елда Башкортстанда кабул итү кампаниясенең нинди үзенчәлекләре бар? Документларны ничек дөрес тапшырырга? Дустанә булмаган илләрнең университетларыннан кайтарып җибәрелгән студентларга Русия югары уку йортына ничек укырга керергә? Бюджет урыннарына кем өмет итә ала? Барлык сорауларга БСТ телеканалы студиясендә, телеканалның (https://vk.com/bash_tv), Республика белән идарә итү үзәге (https://vk.com/tsur_bashkortostan) һәм Башкортстан Хөкүмәте (https://vk.com/bashkortostan_gov) социаль челтәрләрендә Башкортстан Мәгариф министрлыгы вәкилләре, республиканың төп университетлары, колледжлары һәм училищелары ректорлары җавап бирәчәк. Сишәмбе, 25 апрельдә, 19:00 сәгатьтә туры эфирда брифинг карагыз! Фото: kakigdeuchitsya.ru