Башкортстанда мәктәп укучылары башлангычлары буенча проектлар конкурсы старт алды. Конкурсны Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең идарәче компаниясе Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра. Конкурс җиңүчеләренә муниципаль мәгариф учреждениеләре базасында предуниверсарийлар үсеше буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан субсидияләр биреләчәк. Гаризалар 17 апрельдән 16 майга кадәр кабул ителә.Мәктәп бер генә проект тәкъдим итә ала. Конкурсны оештыручылар укучыларның тикшеренү, мәгариф, мәгърифәтчелек, спорт һәм иҗади чаралар үткәрү, шулай ук уку йортында ял итү зоналарын, музыка һәм телевизион студияләрне һәм медиа-үзәкләрне, кинозалларны, спорт мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм башка башлангычларга юнәлтелгән тәкъдимнәрне кабул итә. Проектның максаты — балаларны үз мәктәпләрен төзекләндерүгә җәлеп итү, аларны проектларны гамәлгә ашырырга һәм бюджет акчаларын бүлүдә катнашырга өйрәтү. Бу конкурста Уфаның 39 нчы гимназиясенең 8-10нчы сыйныф укучылар