Җаны-тәне белән укытучы ул. Ярты гасырдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә, укытучылар әзерләүгә, югары белем бирү мәктәбен үстерүгә багышлаган, шушы юнәлештә бик күп законнар башлангычында торган гаҗәеп акыллы, зиһенле, затлы шәхес. Бөтен теләге, уй-хыяллары – мәктәпне яхшырту, яңарту, укытучыларның имин тормышын тәэмин итү, укучыларны шәхес буларак ачып, яхшы кешеләр тәрбияләү. Гомер бәйрәме уңаеннан без Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе белән аны борчыган темаларга җанлы әңгәмә кордык.– Раил Мирваевич, Сез Чишмә районының кечкенә генә Чишмә авылында туып-үскәнсез. Авыл малае бәләкәйдән укытучы булырга хыялланды микән? – Без гаиләдә өч малай үстек. Авылда әнинең өч улы бар: берсе – инженер, икенчесе – агроном, өченчесе – Раил, дип көләләр иде. Бәләкәйдән укытучы булырга теләдем, дип әйтә алмыйм. Хыялым гражданнар авиациясендә штурман булу иде. Штурманнар әзерли торган вузга конкурстан үтмәдем. Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтына киттем, ләкин имтиханнарга әзерләнергә вакыт җитмәде, агрономия факультетына янә конкурстан үтә алмадым. Йөгердем автотранспорт техникумына. Бер-ике көн укып йөрдем дә, кире авылга кайттым. Югары белем алу турында хыялым бик көчле иде. Безнең гаиләдә югары уку йортында белем алу һәм, әтием әйтмешли, “авылда һәм районда хөрмәтле кеше булу” мәҗбүри шарт һәм тормыш стратегиясен сайлау факторы булып торды. Армиягә кадәр Келәш мәктәбендә укыттым. Бүген: “бик күпкырлы укытучы идем: бер елда физкультура, хезмәт, тарих, сызым, рәсем дәресләрен алып бардым”, – дип үз-үземнән көләм. Әле мин куркыныч төштә дә андый “универсаль” укытучы булырга теләмәс идем. Әйе, миңа балалар белән уртак тел табарга мөмкин булды, мөгаен, алардан бик азга гына өлкән булуым аркасындадыр. Армиягә киткәндә балалар сигез чакрым озата барды. Армиядән бер хат язган идем, алардан көненә унлап хат ала башладым. “Абый, кайтыгыз!” – дип язалар иде. Шушы һәм мәктәптәге искиткеч яхшы укытучыларымның үрнәге миңа педагогиканы сайлавыма йогынты ясагандыр. Армиядән кайткач, игълан күреп калдым: Башкорт дәүләт педагогия институты химик-биолог буенча белгечлеккә студентлар кабул итә. Мин биология, химия, физиканы яхшы белә идем, урыс теле генә авыррак булды. Өч фәнне дә “5”кә биреп, укырга кердем. Укып бетергәч, районга эшкә кайтырга ниятләдем, ләкин пединститутта комсомол комитетында эшкә калдырдылар. Ул чакта гаилә, ике бала бар иде инде. Планнарны яңадан карарга туры килде. Вузда калып, фән кандидаты булмау минем планга керми иде инде. – Гомерегезнең күпчелек өлеше педагогия институты белән бәйле. Сез гади укытучы, вуз ректоры булдыгыз, әле депутат эшчәнлеге алып барасыз. Аларның кайсы якынрак? – Мин педагогия университетында барлыгы 52 ел:13 ел – ректор, 12 ел – проректор, 11 ел кафедра мөдире булып эшләдем. Әле дә укытам, фән белән шөгыльләнәм. Комсомолда, кафедрада эшләгәндә диссертация яздым. Авырлык белән якладым. Акча юк иде. Менә иртәгә чираттагы 26нчы китабым кайта. Монысы – очерклар һәм мәкаләләр җыентыгы – “Образование для будущего” дип атала. Минем кандидатлык диссертациям дә, докторныкы да укытучының субъект буларак үсешенә багышланган. Ягъни мин – укытучылар әзерләү буенча белгеч. Һөнәр буенча да, фән буенча да. Соравыгызга килгәндә, аларның барысы да якын. Ахыр чиктә, минем бөтен эшчәнлегем укыту, укытучылар белән бәйле. Шөкер, гомерем дәвамын да Укытучыга, аның буыннар һәм тарихлар арасында бәйләнеш булдыру бурычын үтәгән һөнәри эшчәнлегенә хезмәт итү мөмкинлегем булды. – Сез җитәкчелек иткән вакытта Башкорт дәүләт педагогия университеты бик зур дәрәҗәләргә иреште. Бу Сезнең хезмәт җимешегез, Сезнең өлешегез, дияр идем. Моның берәр сере бармы? – Минем өлешем тиешле акыллы кешеләргә таяна алуымдадыр. Яхшы команда туплауда. Анда яхшы кешеләр эшли иде. Профессорлар һәм укытучылар белән каты фикер алышуларда, бәхәсләрдә, алар белән бергә булачак укытучының шәхесен формалаштыру стратегияләрен билгеләп, мин педагогиканың чын мәгънәсенә, идарә итү серләренә төшендем. Үз эшемне боерыклар бирү юлы белән төзи алмадым, чөнки кул астымдагыларның күбесе минем укытучыларым иде, ә башкалар белән бергә студентлар эскәмиясендә һәм аспирантурада фәннәрнең асылына төшендем. Мин алардан үтенә, аларны инандыра, алар белән бергә проблеманы хәл итүгә кушыла, алар алдыннан бара алдым. Шул рәвешле табигый рәвештә вузның автономиясе мәсьәләсе килеп басты. Мин коллективта булган яхшы якларны күрә алдым һәм шуны үстерергә тырыштым. Ректоратта күп нәрсәләргә интуиция аша төшенә һәм проблемаларны хәл итә, дип еш кына минем өстән шаярталар иде. Интуиция генә түгел, миңа тәүлекләр буена традицияләр һәм новацияләр арасында авыр сайлау ясарга, шулай ук вуз эшчәнлеге буенча коллегаларыма, яңа карарлар моңа кадәр булган укытучылар әзерләү практикасын бозмаячак, дип исбатларга туры килде. Ректор булган елларда публикацияләр, чыгыш ясаулар, китап язу өлкәсендә мин университет профессурасы арасында соңгы урында булмадым. Ректор менеджер гына түгел, ул галим дә. Мин Диссертация советын да, үзем нәшер иткән журналны да җитәкләдем. Бу катлаулы булды, вакыт җитмәде, шуңа да төннәрен эшләргә туры килде. Югары мәктәптә иң зирәк кешеләр утыра. Югары мәктәп ул – хәзинә, байлык, акыл. Аның белән командалык итәргә ярамый, аны тыңларга гына кирәк. Бөтен кешеләр дә докторлык диссерациясен язып, профессор була алса, барысы да профессор булыр иде. Ә бит алар санаулы гына. Интуиция дә булгандыр, тәҗрибә дә булды. Миңа Мәгариф һәм фән министрлыгы белән уртак тел табып эшләргә насыйп булды. Министрлар белән яхшы элемтәдә идем. – Заманында Башкорт дәүләт университеты белән Башкорт дәүләт педагогия институтын кушу турында җитди сүзләр йөрде. Сез моңа катгый каршы булдыгыз. БДУ БДПУны “йотар” дип уйладыгызмы? Бүгенге күзлектән караганда, ул дөрес карар булганмы? – Аларны берләштерү бөтенләй ике төрле вузны берләштерү булыр иде. БДУ – фундаменталь югары уку йорты. БДПУ – гамәли вуз. Бу – беренчедән. Тагын шунысы: классик университет тәмамлаган кешеләр мәктәп турында хыялланмый. Алар җитештерү, зур фән турында хыяллана. Педагогик һөнәр сайлаган абитуриентларны башка мотив аерып тора. Мәктәпкә балаларны чыннан да яраткан кешеләр генә бара. Укытучының шәхес сыйфатларын гармонияләштерүче һәм педагогик эшчәнлекнең сыйфатын билгеләүче шундый дәртләндергеч һәм бер үк вакытта интеграцияләү көче булып балаларга мәхәббәт, мәктәптә эшләргә теләк, киләчәк буынны тәрбияләү һәм укыту тора. Шуңа күрә БДПУдан соң мәктәпкә кайтучылар күп. – Югары мәктәптән түбәнрәгенә әйләнеп кайтсак, бүген укытучылар мәктәпләрдә кәгазь эшенең күплегенә, бюрократиягә зарлана. Күпчелек шушыңа түзә алмый эштән китә. Бу хакта депутат буларак ни әйтер идегез? – Бүген мәктәптә биш төрле документ булырга тиеш, аннан да күбрәк түгел. Бу хакта Владимир Путинның указы, федераль дәрәҗәдә закон бар. Мәктәпнең проблемалары күп, барысын да күрәбез. Иң җитдие – мәктәпкә ул мохтаҗ булган акчаны бирә алмау. Шулай да мин үземнең хезмәт юлымны бик оптимистик рухта тәмамлыйм. Ике ел рәттән без мәктәпләрне капиталь ремонтлауга зур суммада акча алабыз. Совет чорында төзелгән мәктәпләр шул акчага ремонтлана. Авылларда хәзер иң матур бина – мәктәп. Алар шушы өлкәгә бүленгән бик күп акчалар нәтиҗәсендә яңара. Элек ел саен бөтен системага капиталь ремонтка 600 миллион сум акча бүленгән. Ә былтыр 63 мәктәпкә 3 миллиардтан артыграк ала алдык. Быел 77 мәктәпкә 4 миллиард 200 миллион сум биреләчәк. Болар – федераль, төбәк һәм муниципаль акчалар. Илдә “Бердәм Русия”нең "Яңа мәктәп" проекты формасындагы халык программасы гамәлгә ашырыла. 2025 елга кадәр без 400дән мәктәпне ремонтларга тиеш. Бу – Башкортстан мәктәпләренең өчтән бере. Бу – минем һәм укытучы хезмәттәшләрем өчен зур шатлык. Мәктәпләрнең яңаруын зур канәгатьлек белән күзәтәм. Әйтик, күптән түгел Стәрлебашка бардык. Анда бәләкәй дүрт мәктәп ремонтланды. Шул авылларга балалар һәм аларның ата-аналары кире кайта. Проблемалар бар инде ул: укытучыларның хезмәт хакы югарырак булырга тиеш. Минем өчен тагын да бер җитди мәсьәлә: мәктәпкә яшьләр килми, шул хафага сала. Штат расписаниесенең классик структурасы мондый булырга тиеш: 25 проценттан да ким булмаганча – яшьләр, 25 проценттан да күп булмаган – өлкән яшьтәге укытучылар һәм 50 процент урта буын. Бездә яшь укытучылар бүген нибары – 3-8, өлкәннәр 40-50 процент. – Укытучының тәҗрибәсе никадәр зуррак, балалар өчен шулкадәр яхшырак түгелмени? – Мәктәптә стажлы укытучы булу яхшы, әлбәттә. Ә алар күп булса, буыннар аша күчәкилүчәнлек һәм бәйләнешләр югала, чөнки тормышка төрлечә караш, төрле кыйммәтләр. Яшь укытучы белән балалар күпкә кызыклырак аралаша. Аннары сез бит беләсез, яшьлек һәрвакыт инновацияләр белән бәйле, аның мәдәнияте икенче төрле. Бу – культурологлар, социологлар тикшеренүләре. Ягъни балаларга үткәннәр белән килешмәүчәнлек хас, алар һәрвакыт яңарышка омтыла. Мәктәпкә тормышның яңа чынбарлыгын инновацияләр һәм адаптация белән тәэмин итүче механизмнар корылмаган. Үсеш күп очракта яшь кешеләргә бәйле. Әлбәттә, традицияләр тәҗрибә белән бәйле, анысы да бик мөһим, әмма алар да яңарып торырга тиеш. Ә без производство һәм технологияләр биш ел элеккегә караганда да күпкә тизрәк алмашынган чорда яшибез. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, 5 елдан соң бүген булмаган яңа белем бирү технологияләре барлыкка киләчәк. Һәм алар өстенлек алачак. Киләчәк кебек берни дә тиз һәм интенсив картаймый. Бу бик гаҗәп бит.Без бүген укытучыларны типик стандарт ситуацияләрдә эшләргә өйрәтәбез. Ә хәл стандарт түгел. Шуңа күрә белем бирү траекториясе башка булырга тиеш. Ә тәҗрибәле укытучы элеккечә эшләргә күнеккән. Югыйсә, яңа техника, компьютерлар бирәбез, социум үзгәрә, шуңа ярашлы көн кадагына суккан яңа педагогик технологияләр барлыкка килергә тиеш. Иң мөһиме – баланың эчке дөньясың аңлау, аның потенциалын ачу. Без аны ачарга, энергиясен чыгарырга мөмкинлек бирергә тиеш. Ә без аңа белемне өеп тутырабыз. Яшьләрнең “куллары гына тиз” түгел, фикерләве дә, үз-үзен тотышы стратегиясе дә тиз адымнар белән алга атлый. Шуңа күрә бүген мәктәпкә яшьләр килү бик мөһим. Аларны хезмәт хакы җәлеп итәр иде, ләкин бүген эш башлаган укытучы 18 мең сум акча ала. Менә комитет утырышы үткәрдек, анда укытучыларның хезмәт хакы структурасын алмаштыру зарурлыгын билгеләдек. Социологлар бәяләвенчә, әлеге вакытта ил халкының 65 проценты укытучы һөнәрен хөрмәткә лаек булганнар исемлегенә кертми. Укытучыларның 39 проценты гына булганыннан канәгать. Кабатлап әйтәм, укытучының хезмәте лаеклы бәяләнергә тиеш. Тәҗрибәле укытучыларга, яшь педагогларның остазларына зур рәхмәтләремне күндерәм. Аларның күпчелеге мәктәпсез яши алмый. Алар – чын укытучылар. Без – өлкән буын кешеләре – үткәннәр белән яшибез. Ләкин мәктәптә яшь укытучылар бик кирәк, аларның менталитеты башка, алар бүгенге һәм киләчәк белән яши. Бу – бик көчле дөньяны күзаллау. Мәгълүмат күплеге һәм технологияләр үсеше югары һөнәри белем һәм компетенцияләргә ия булган яшь белгечләр таләп итә. Мәктәпне традицияләр һәм инновацияләрнең күчәкилүчәнлеге үстерә. Без шушының белән шөгыльләнергә тиеш. – Хәзер балалар да усалланды. Соңгы арада Башкортстан мәктәпләрендә генә берничә инцидент булды: балалар бер-берсенә пычак күтәрүгә кадәр барып җитте. Укытучыларны шушы хәл дә өркетми микән? – Балалар усал, сүз дә юк. Ләкин аларның кыйммәтләре башка, ә без аларга үзебезнекеләрне көчләп тагабыз. Алар дәрәҗәсенә төшеп, бергә күтәрелсәң, әйбәт булыр иде. Әмма мәктәп бик олыгайды, шуңа күрә аңа балаларның кызыксынулары, борчулары һәм яшьләр мохитендәге яңа традицияләр артыннан өлгерү авыр. Өстәвенә, мәктәптә укытучыларның тәрбия эшен оештыруга, балалар белән ышанычлы мөнәсәбәт булдырырга, аларның романтика белән тулы булырга тиешле энергияләрен чыгарырга, башкаларга ярдәм итеп яшәргә өйрәнергә мөмкинлек бирүче педагогик мәгънәле балачак тормышын оештыруга вакыты бик аз. Аның урынына без алар алдына, чишү юлларын өйрәтергә өлгермичә, ашыга-ашыга төрле бурычлар куябыз. Мәктәпнең проблемалары күп, без аларны бик озак сөйли алабыз. Мин аларны мәгариф системасыныкы гына түгел, гомум җәмгыять проблемасы, дип саныйм. Соңгы елларда мине нәрсә куандыра? Соңгы биш елда ил Президенты кардиналь карарлар кабул итә. Беренчедән, ул педагогия университетларына зур акча бүлде. Соңгы 3 елда педуниверситетларга өстәмә рәвештә акча бүленде, вузларда һәм колледжларда белем бирү процессының заманча инфраструктурасы барлыкка килде. – Депутат буларак, мәктәпләрне үстерүгә юнәлтелгән закон проектлары кертүгә дә өлешегез зур дип беләм... – Мәгариф турында законны атап үтәсем килә. Дәүләт думасына “Русия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты ике тапкыр кертелде. Өченчегә җыенабыз. Анда бик күп нәрсәләр бар. Безнең барлык тәкъдимнәр укытучының һәм аның педагогик эшчәнлегенең абруен күтәрү, туган телләрне өйрәнү, мәктәп инфраструктурасын камилләштерү өчен шартлар булдыру, укучыларны тукландыру, белем бирүне хәвефсез шартлар белән тәэмин итү һәм башкалар белән бәйле. – Бердәм дәүләт имтиханы турында төрле сүзләр йөри. Киләчәктә ул калырмы? – Минемчә, бердәм дәүләт имтиханы – сакланырга, ә аны оештыру формалары камилләшергә тиеш. Иң мөһиме – чыгарылыш сыйныф укучыларында психологик киеренкелекне булдырмау. Мин мәктәп тәмамлаганда чыгарылыш имтиханнарын тапшырдым. Стресс кичердем. Вузга кергәндә тапшырдым, тагы да стресс кичердем. Ә монда бер тапкыр тапшырасың, димәк, бер тапкыр кичерәсең. Икенчедән, БДИ белән мин берьюлы биш вузга кереп карый алам. Өйдән чыкмыйча гына. Тагын бер ягы: ата-анасы хәлле кешеләр вузларга, ни өчендер, җиңелрәк керде. Ә бүген барысы да бер шартларда кабул ителә. Тагы да шунысы: БДИ укытучының эшенә объектив бәя бирә. Ләкин кабатлыйм: биремнәрнең эчтәлеген һәм БДИны оештыру ысулларын камилләштерүне дәвам итү мөһим. Аның бер начар ягы бар барлыгын: репетиторлык белән шөгыльләнергә мәҗбүр итә. Мәктәп баланы үстерү белән шөгыльләнергә тиеш. Ә үсеш балага үзен күрсәтергә мөмкинлек биргәндә генә мөмкин. Хәзерге мәктәп укучыларының еш кына үз ихтыярыннан тыш укый башлауларын һәм "сканерланган" белемнәр алу алар өчен уңайлы булуын тануы да сер түгел. Укучылардан өстән-өстән генә тест чиштерүне дә бетерергә кирәк. Белем бирү процессында төп фактор – укытучының укучыны уйларга һәм борчылырга мәҗбүр иткән акыллы һәм тирән мәгънәле сүзе. Мәгариф тарихы Укытучыдан да абруйлырак кешене белми. Мәктәп нинди генә технологик җиһазлануга ирешмәсен, ул һәрвакыт рухи тәҗрибәгә һәм акыл мәдәниятенә ия булган акыллы укытучыга мохтаҗ булачак. Шуңа күрә укучы белән укытучы арасында акыллы аралашу өчен вакытны арттыру һәм баланың миен имгәтүче репетиторлык белән азрак шөгыльләнү мөһим. Программаны аңлы рәвештә үзләштергән укучы үзенә югары мәктәптә урын гарантияли. Быел мәктәпне якынча 17 мең бала тәмамлаячак. Күп дигәндә. Башкортстан югары уку йортларында 13500 бюджет урыны бар инде. Башкача әйткәндә, бүген абитуриентларның һәрберсенә урын әзер. Көчле 4легә укы гына. – Раил Мирваевич, Сез җитәкләгән комитет тагы да нинди законнар кабул итте? – Яшьләр сәясәте, матди булмаган сәнгатьне саклау турында законнар кабул иттек. Патриотик тәрбия турында закон әзерләнә, бер-ике айдан кабул итәчәкбез. Безне тиргиләр, патриотизм хисен закон белән тәрбияләп буламыни, янәсе. Ә башкача мөмкин булмаса? Илеңә куркыныч яный икән, син аны сакларга бурычлысың. Законда без шушыңа шартлар системасы булдырачакбыз. Алар кешеләрне аңлауга, туган илләре турында хәстәрлек күрә башларга этәрергә тиеш. Без законны патриот булмаган кешеләрне зинданга ябар өчен булдырмыйбыз. Патриотизм социаль статуска бәйле түгел. Син – я патриот, я юк. Илнең менә дигән гражданнарын һәм патриотларын үстергән совет системасын искә төшерергә кирәк. Шушы уңайдан гел бер очракны хәтергә төшерәм: безнең сыйныфта ике Рамил бар иде. Алар артык тырышып уку һәм тәртипләре белән аерылып тормады һәм, әлбәттә инде, аларны безгә үрнәк итеп куймадылар. Бервакыт “Зарница” уенында шуларның берсе гәүдәсе белән гранатаны каплады. Уйлап тормыйча, ниндидер бер эчке омтылышына буйсынып. Директор, аны мәктәп алдына чыгарып, кочаклап: “Рәхмәт, улым!” – диде. Әлегә кадәр аның батырлыгын һәм мәктәп линейкасында булган хәлне онытмыйбыз. Ә мәктәп директорының сүзләре һәм гамәлләре Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинның батырлыкларына башкача карарга мәҗбүр итте. Безгә үзен практикада аклаган тәрбия методикасын югалтырга ярамый. Ә тәрбия ул – иң авыр эш. Бүген үсеп килүче буынны тәрбияләү, укыту һәм социальләштерүнең барлык институтларына мәктәп укучыларына һәм бөтен яшьләргә аларның фикеренең, хисенең һәм гамәленең әхлакый нигезен ачыклауда ярдәм күрсәтергә кирәк, бу аларның карарларын контрольдә тотарга һәм туган илләренең патриоты буларак, үз-үзен тотышын дөрес якка юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк. – Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезне матур гомер бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!