Башкорт теленнән халыкара диктант язуда республикабызның барлык район-шәһәрләе, Русиянең бик күп төбәкләре һәм дөнья буйлап төрле илләр катнашты. Эшләр агымдагы елның 23 апреленә кадәр кабул ителде. Быел диктантны барлыгы 340 333 кеше язды. Шуларның 127 350се — башлангыч, 142 858се — ирекле аралашу дәрәҗәсендә һәм 70 125е төньяк-көнбатыш диалектында.Чагыштыру өчен, узган елда диктантны башлангыч дәрәҗәдә — 125 179, ирекле аралашу дәрәҗәсендә — 140 019 һәм төньяк-көнбатыш диалектта 69 325 кеше язган. Елдагыча диктантның һәр катнашучысына электрон сертификатлар тапшырыла. Алар бер ай эчендә электрон почтага яки телеграмма-бот аша җибәрелә. Әгәр агымдагы елның 23 маена кадәр катнашу турында сертификат килмәсә, 7 (347) 246-58-24 телефоны буенча мөрәжәгать итәргә мөмкин.