Пенсионерлар һәм хезмәт ветераннары Радий Хәбировка һәм республика җитәкчелегенә "Башкортстанда-Белоруссиядә озын гомерлелек. Туризм" программасын тормышка ашырылган өчен рәхмәт белдерде. Алар билгеләп үткәнчә, кече Ватанның, башка төбәкләрнең һәм илләрнең туристик истәлекле урыннарын өйрәнү бик кызыклы. Проект кысаларында Белоруссиягә 2023 елда 1,3 меңнән артык кеше барачак. "Бу - безнең яңа проектта катнашучыларның беренче төркеме. Бүген Уфа шәһәре, шулай ук Уфа, Әбҗәлил, Баймак, Бөре, Дүртөйле һәм Кыйгы районнарыннан 46 кеше бер атнага Минскига китте. Быел без өлкән буын кешеләре өчен "Башкортстанда озын гомерлелек" программасын киңәйттек. 1,5-2 мең пенсионерыбыз, ветераннар Беларусьның истәлекле урыннарын карый алачак, дип планлаштырабыз", - дип яза Радий Хәбиров. Тулырак түбәндәге видеода карагыз: Фото: glavarb.ru