Балалар һәм үсмерләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. 2023 елның апрель башына хәрби хезмәткәрләрнең 3 меңгә якын баласы балалар бакчаларына бушлай йөри. Моннан тыш, 5-11нче сыйныфларда укучы 2,4 мең бала һәм 500дән артык студент колледжда түләүсез кайнар туклану белән тәэмин ителгән. - Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча илдә «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фонды төзелде. Аның төбәк филиалы Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү республика үзәге базасында эшләячәк, - дип билгеләде Лира Игътисамова. - Үзәкнең офислары Сибайда, Стәрлетамакта һәм Нефтекамада эшли инде. Якын арада аны Уфада да ачарга планлаштырабыз. Махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү координациясе белән Башкортстан Башлыгы каршындагы ведомствоара комиссия шөгыльләнәчәк. Төбәк җитәкчесе республика Хөкүмәтенә СВО ветераннары гаиләләренә ярдәм оештырган өчен рәхмәт белдерде. - Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшләү, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү - безнең беренчел бурычыбыз. Ул гади түгел. Муниципалитетлар башлыклары да бу мәсьәлә белән шәхсән шөгыльләнергә тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Үзара бәйләнешне оештыру һәм ярдәм күрсәтү иң җитди игътибар таләп итә. Фото: glavarb.ru