Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Юлдаш" дусларын җыя

Коллектив социаль челтәрләрдә Башкортстан Республикасы авыллары арасында иң яхшы авыл биләмәсенә конкурс үткәрде, аның барышында халык үз көче белән туган җирләрендә ясаган объектларның фотоларын җибәрде. Зилаер районының Юлдыбай авылы конкурска беренчеләрдән булып кушылды. Анда уртак көч белән футбол, волейбол мәйданчыклары, хоккей тартмасы төзелә, чик сакчысына һәм аның этенә һәйкәл куела. 6838 тавыш җыеп, алар конкурсның беренче этабында җиңүче була. Радионың әлеге акциядә катнашуы нәрсәдән гыйбарәт иде? "Юлдаш" җиңүче авылга концерт белән барырга һәм барлык акчаны кирәкле файдалы эшләрне гамәлгә ашыру өчен халыкка калдырырга вәгъдә итә. Бу 2023 елның 22 апрелендә эшләнде. Чарага билетлар ике көн эчендә сатылып беткән. Тыңлаучылар тарафыннан гаилә әгъзалары буларак кабул ителгән алып баручылар белән очрашуга юлдыбайлылар гына түгел, ә Сибай, Баймак шәһәрләре, күрше районнар һәм авыллар халкы да килде. "Радио оештырган конкурс безне тагын да ныграк берләштерде, - ди халык үзе. - Элек бездә һәр оешма үз эшчәнлек кыры өчен генә җаваплы булса, бу юлы без бер максат белән янып, җиңдек". Район башлыгы Борис Мелкоедов: "Юлдаш" радиосына проект һәм бүләкләр өчен рәхмәт, бик күңелле очрашу булды, эшләп тапкан акчаны авылны төзекләндерүгә юнәлтәбез", - диде. Радио коллективының Белорет районы Манышты авылы халкы белән киләсе очрашуы (кече авыллар арасында җиңүче) 13 майга планлаштырылган.