Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республиканың Кушнаренко районындагы 55°55’ төньяк киңлектәге һәм 55°55’ көнчыгыш озынлыгындагы ноктада куелган билге турында сөйләде. "Бүген Чакмагыш районында кадерле Өлфәт Мансур улы каберенә бардык, аңа 64 яшь тулган булыр иде. Һәм кире кайту юлында Кушнаренко районында менә шундый һәйкәл күрдек. Сүз уңаеннан, Башкортстанда алар барлыгы 3 мең. Бу дәүләт чиге түгел. Бу - 55°55’ төньяк киңлекнең һәм 55°55’ көнчыгыш озынлыгының координаталары булган нокта. Менә шундый, әлегә Башкортстанда бик киң танылмаган туристик урын. Биредә инфраструктура өстендә дә эшләргә, юлларны төзәтергә кирәк, - дип язды Радий Хәбиров. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бу урында теләкләр чынга аша. Алга таба Радий Хәбиров Бакай авылы мәктәбенә баруы турында сөйләде. Күптән түгел монда капиталь ремонт ясалды, бу мәктәп үзенең чыгарылыш укучылары белән билгеле. «Бу мәктәптә Советлар Союзының булачак Герое Абдулла Хәбибулла улы Вәлиев укыган. Шул ук мәктәпне, безнең көннәрдә, махсус хәрби операциядә катнашкан, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Динар Низаев тәмамлаган. Барлыгы СВОда бу мәктәпнең элекке алты укучысы катнаша. Һәм шундый гади авыл мәктәпләре безнең өчен чиксез кадерле. Аларда безнең иң яхшы егетләребез тәрбияләнә. Аларга һәм аларның укытучыларына баш иябез! Ә авыл - искиткеч. Авыл Советы башлыгы белән ярдәм итәрбез дип килештек», - дип язган Радий Хәбиров. Советлар Союзы Герое Абдулла Вәлиев бала чактан ук кыю малай булган. Мәгълүм булуынча, Башкортстаннан 285 кеше “Советлар Союзы Герое” исемен йөртә. Шуларның берсе – Кушнаренко районының Бакай авылында туып-үскән Абдулла Вәлиев. Ул нәкъ Ленинград өлкәсендә барган алышларда катнашкан. Күптән түгел без "Кызыл таң" гәзитендә Герой хакында тулырак язган идек. Сылтама буенча тулырак укыгыз. Фото: социаль челтәрләрдән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кушнаренко районында булды
1 мая 20231 мая 2023
1 мин