24 апрельгә уҗымнарның 87 проценты яисә 284 мең гектар мәйданда тукландырдылар. 18 районда бу эшләр төгәлләнгән. Бүгенгә орлык фондының 78 проценты агуланган һәм чәчүгә әзер. 12 районда чәчү материалы тулысынча әзер. - 45 район игенчеләре сабан культуралары чәчүгә кереште, бүгенгә 11 проценты чәчелгән.Бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары 180 мең гектардан артык яисә планнан 12 процент мәйданда чәчелгән. Нигездә, бу бодай, солы, арпа, борчак һәм вика.Майлы культуралар 27 мең гектар яисә планнан 6,7 процент мәйданда чәчелгән. Мал азыгы культуралары 13 мең гектар яисә планнан 7 процент чәчелгән.Әлшәй, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Кушнаренко, Чакмагыш һәм Чишмә районнары шикәр чөгендере чәчүгә кереште, - диде бүген үткән оператив киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Агымдагы елда 2 миллион 170 мең гектардан артык мәйданнарга чәчәргә кирәк булачак (бу көзге чәчүне арттыру исәбенә 2022 елдагыдан 2,5 процентка түбәнрәк). Шуның 1 миллион 440 мең гектардан артыгына (2022 ел дәрәҗәсендә) язгы бөртекле культуралар чәчеләчәк. Бу төркемдә карабодай (3,4 мең гектар, барлыгы 76 мең гектар) һәм борчак (2,6 мең гектар, барлыгы 54 мең гектар) мәйданнарын арттыру каралган. Фото: mcx.gov.ru