Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Көнбатыш экспресс" Абдулинога кадәр озайтылачак

Башкортстан Хөкүмәтенең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков популяр шәһәр яны маршрутлары буенча планнар турында хәбәр итте, бу хакта компания белән республика җитәкчелеге килеште.Шулай итеп, Уфа - Приютово "Көнбатыш экспрессы" 2023 елның декабрендә - 2024 елның башында Абдулинога кадәр озайтылачак. Мондый сроклар Ырынбур өлкәсе хөкүмәте белән килешенде, дип билгеләде топ-менеджер.Уфа - Күмертау "Көньяк экспрессы" Ырынбурга кадәр озайтыла - шул ук вакытта."Ласточки" тибындагы электропоездларны Уфа - Кандры - Туймазы һәм Уфа - Белорет ("Көнчыгыш экспресс") маршрутларына кую планлаштырыла.Хәзер безнең сәнәгать "Ласточка" аналогын эшли, дип сөйләде Дмитрий Новиков. Куйбышев тимер юлы Башкортстан өчен ике электропоездга заявка бирде, поставка 2024-25 елларда көтелә.Фото: bashinform.ru