Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Волонтерларның каршысына килеп чыккан

«Лиза Алерт Башкортостан» эзләү отряды волонтерлары үзләренең социаль челтәрләрендә югалган кешене эзләү барышында булган кызыклы вакыйга турында сөйләгән.Иреклеләр Октябрьский шәһәрендә эзсез югалган 22 яшьлек Виталий Беликны эзли. Егет 2023 елның 5 апрелендә өйдән чыгып китә һәм хәбәрсез югала. 12 апрельдә аны эзләүгә «Лиза Алерт Башкортостан» волонтерлары кушыла. Кинәт шул көнне эзләү отрядының кайнар линиясенә бер кеше шалтырата һәм трассада Виталийга охшаган кешене күрүен әйтә.- Отряд волонтерлары тикшерүгә чыкты һәм трассада аларны Виталий үзе туктатты, ул бу көннәрдән соң бик арыган иде һәм шәһәргә алып баруны сорады. Ул егетләрнең аның артыннан барганын белми дә иде, - дип язган волонтерлар үзләренең социаль челтәрләрендә.Шул көнне волонтерлар егетне дәаханәгә алып китә, юлда полициягә һәм туганнарына аның белән барысы да яхшы, дип хәбәр итәләр.- Тагын бер гаҗәп вакыйга һәм тагын бер табылган һәм коткарылган кеше! - дип язган "Лиза Алерт" отряды волонтерлары. фото: социаль челтәрләрдән