Проект Башкортстан халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен популярлаштыру һәм ярдәм итү максатыннан үткәрелә.Конкурста мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләре, гомуми белем бирү учреждениеләренең, өстәмә белем бирү учреждениеләренең 1-4 сыйныф укучылары, мәктәпкәчә, гомуми белем бирү учреждениеләренең фольклор коллективлары, шулай ук гаилә фольклор коллективлары катнаша ала.Конкурс номинацияләр буенча үткәрелә: берүзең номер башкару (әкиятне аңлаешлы уку); әкиятне сәхнәләштерү; мультипликацион һәм анимацион фильм (туган телдә халык әкиятләре).Иҗади ярышларда катнашу өчен 10 майга кадәр morbskazka2023@gmail.com электрон почта адресына гаризаларны, видеоязмаларны, эшкәртү өчен шәхси мәгълүматларны җибәрергә кирәк.Конкурста катнашучыларның эшләре «Вконтакте " социаль челтәрендә урнаштырылачак: https://vk.com/public201844941Конкурсның нигезләмәсе белән Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: (https://education.bashkortostan.ru/documents/active/416154/)Конкурс нәтиҗәләре 2023 елның 27 маенда «Китап-байрам» Халыкара китап ярминкәсе кысаларында игълан ителәчәк. Гран-При ияләре, җиңүчеләр, призерлар, конкурс номинантлары Башкортстанның Мәгариф һәм фән Министрлыгы дипломнары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.Исегезгә төшерәбез, 26-28 май көннәрендә Уфада беренче тапкыр «Китап-байрам» китап ярминкәсе узачак. Чара ВДНХда Мәскәү Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе һәм «Красная площадь» китап фестивале белән охшашлыкта оештырылачак.