Бөтенрусия форумында Башкортостанны республиканың Халыклар дуслыгы йорты директоры Флүзә Гайсина һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина тәкъдим итә.Форум Русия халыклары йорты каршындагы Координация советының киңәйтелгән утырышыннан башланды. Беренче көнне делегатлар Төньякның аз санлы урындагы халыклары лидерлары мәктәбендә «Киләчәккә традицияләр», «Чит ил гражданнарының социаль һәм мәдәни адаптациясе» дискуссия мәйданчыгында катнаштылар. Шулай ук 23 апрельдә Дәүләт милли сәясәте өлкәсендә белгечләрнең Бөтенрусия киңәшмәсе узды. Көннең матур вакыйгасы — «Нарядная Россия» күргәзмә-дефилесы булды, анда Русия Федерациясенең 12 төбәге, шул исәптән Башкортостан Республикасы да затлы милли костюмнарын тәкъдим итте. Форумны Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Наталья Комарова ачты.— Һәр этносның уникаль традицияләре, гасырлар төпкеленә барып тоташкан һәм буыннан-буынга тапшырылган кыйммәтләре бар. Яз көне без бер-беребезне Пасха, Ураза бәйрәме, Карга көне һәм һәр халык