Найти тему
Лилия Габдрафикова

Тукай чоры үзгәрешләре һәм аң-күңелдәге каршылыклар

Тукай яшәгән чор – XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы бик катлаулы вакыт, реформалар, үзгәрешләр чоры. Бу без белгән җәдитчелек хәрәкәте генә түгел, ә гомумән алганда, бөтен дөньяви гыйльми-техник тәррәкыять белән дә бәйле. Шул чорда яшәгән алман социологы Макс Вебер бу вакыт турында фикер йөрткәндә, әлеге техник үзгәрешләрне кешеләрне баштанаяк каплаган тимер көбә белән чагыштыра.

Габдулла Тукай да менә шушы гыйльми-техник тәррәкыять чоры кешесе, ул ике гасырны берләштерә: туган XIX-нчы гасыр ахырында, ә бакыйлыкка күчкән ХХ-нче гасыр башында.

Шагыйрьнең гүмер юлы – 1886-1913 – нибары 26 ел, әммә шул өч дистәгә дә тулмаган арада, яшәештә никадәр үзгәрешләр булган. Әлбәттә, аларның кайсылары Тукай тууына кадәр үк башланган, әмма халык арасына шул XIX -ХХ гасырлар чатында таралган.

Бу тарихи кисәктә хәтта вакыт агышы да үзгәрә, кешеләрнең яшәеше башка гасырлар белән чагыштырганда күпкә тизрәк, ашыгыч рәвештә бара. Ул үзгәрешләрне яңа транспорт чаралары (поезд, автомобиль, велосипед), телефон кебек күренешләр барлыкка килү белән дә аңлатып була.

Мәсәлән, Тукай үзе дә шигырьләрен телефон аша сөйләргә яраткан булган икән. Ә бит бу заманда башта телефонга шикләнеп, хәтта куркып караган кешеләр дә шактый булган. Юкка гына Тукай чордашы язучы Фатыйх Әмирханның фантастик “Фәтхулла хәзрәт” әсәрендә менә мондый эпизод кертелмәгәндер: “Телефонны беркайчан күрмәгән Фәтхулла нәрсә уйларга белмәде. Телефон – эченә җен кергән әйбер дип уйлады ул. Тиз арада аш бүлмәсеннән күп итеп йомырка яткан кәрҗин алып килде һәм шул йомыркаларны телефонга ата башлады. Шулай итеп әфсенләп җенне чыгармакчы иде ул”.

Һәм, гомумән алганда, Габдулла Тукайның иҗатында да бигрәк тә публицистик әсәрләрендә бу техник үзгәрешләрнең, вакытның яңа төр агышы бик еш чагылыш таба. Шагыйрь үзенең бик үткен теле белән бу үзгәрешләргә каршылык күрсәткән кешеләрдән көлеп, төрттереп караган. "Беренче апрель көнне җиңги Садыйк кибетенә әллә кем алдап автомобиль китерткән, ди. Шуны языңыз. Кяфер арбалар дин мәсхәрә итә диеңез", - дип көлеп яза ул 1912 елда.

Әмма Габдулла Тукай традицион карашлы замандашларын һәрдаим тәнкыйть итсә дә, үзе дә бу карашлардан тиз арада арынып бетә алмаган. Аның холкында, җәмгыятьтә үзен тотышында да күп кенә электән килгән халыкчан сыйфатлар сакланып калган, ул үзе дә бу яңарышларга кайсы мәлләрдә шикләнберәк караган. Мәсәлән, Петербург урамнарындагы көчле хәрәкәт аны шул хәтле шаккатыра ки, урамны җәяү чыгарга кыенсынып, үзен кунак иткән Муса Бигиевне ат ялларга мәҗбүр итә. Шулай итеп, бер яктан, Тукай поезд, автомобильләргә утырырга курыккан кешеләр турында көлеп язса, икенче яктан, үзе дә бу транспорт хәрәкәте алдында бераз югалып кала.

Тукайның кайбер замандашлары, бигрәктә гади, төпле белемләре булмаган, кешеләр, гыйльми медицинаны һәм урыс табибларын да кабул итмәгәннәр. Соңрак, Клячкин хастахәнәсенә ятканда, Габдулла Тукай Фатыйх Әмирханга язган бер хатында үзенең озак кына табибларга мөрәҗәгать итмәвен "без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм дип әйттем" дип аңлата.

Бу, әлбәттә, ирония белән әйтелгән сүзләр. Әмма аның замандашларының күпчелеге хастаханәләргә шулай караганнар, һәм Тукайның үзендә дә, күрәсең, бу ышану булгандыр.

Габдулла Тукайның яшьтәшләре – эшлекле, күренекле һәм талантларга бай буын кешеләре. Бу чорда туганнар җәдитчелек белән бәйле үзгәрешләр вакытында үскән, җәдит мәдрәсәләрендә, урыс уку йортларында белем алган. Дини китаплар белән беррәттән, башка төрле әдәбият белән дә таныш булганнар.

Гомүмән, Тукай чорының мөһим үзенчәлеге – басма һәм бигрәктә дөньяви китапның киң таралуы. Аларны базарларда, ярминкәләрдә саталар, лавкаларда. Авылдан авылга күчеп йөрүче кырктармачылар да китап белән сәүдә итә. Тукай менә шулай китап тарала башлаган чорда туа, шул мөхиттә үсә. Әлбәттә, ул үскән заманда бик йотлыгып китеп укырлык нәфис әдәбиятта, әллә ни татарча гәҗит-журналларда булмый.

Әмма аның замандашлары Бахчасарайда чыккан “Тәрҗеман” гәҗитен укыйлар, XIX -ХХ гасыр чатларында Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Фатыйх Кәрими, Гаяз Исхакый китаплары күренә башлый... Бу әдәбият Тукайның үсешенә дә зур йогынты ясагандыр. Моннан тыш Габдулла Тукай урыс әдәбияте белән дә шактый кызыксына, кайбер әсәрләрне татар теленә дә тәрҗемәли.

Уральск шәһәрендә чыккан "Яңа тормыш" гәзитенең бер саны
Уральск шәһәрендә чыккан "Яңа тормыш" гәзитенең бер саны

Әлбәттә, бу тәрбия, бу иркенлек һәм гыйлем-уку өлкәсендә булган яңа мөмкинлекләр эзсез үтми, әлеге чорда үскән үсмерләр иркен, киң карашлы шәхесләр булып җитешә. Аларның холык-фигыльләрендә булган эпатажлык (кадимчеләр теле белән әйткәндә, "динсезлек") олы буын кешеләренә аталган каршылык кына булып калмый, ә гомумән аларның яшәү рәвешенә әверелә. Бу яшьләр хәтта җәдитчелектән ераклашып, урыс мәдәнияте белән көннән-көн тыгызрак бәйләнеш булдыралар.

Кайчандыр алга әйдәп барган, тәррәкыйлеккә таба юл алган "Тәрҗеман" гәзитенең дәрәҗәсе 1905 елдан соң бер аз түбәнәя. «Без моннан егерме биш ел борын, ак күмәч булмаганда, ипи ашаган һәм кыйбатлы тәмәке булмаганда - махорка чорнап тарткан төсле генә, "Тәрҗеман" укыдык һәм ихлас багладык. Инде бөтенләй үзгәрдек! "Тәрҗеман" гәзитәсе, ялгыз чапканда, үз койрыгыннан алда килә торган ат шикелле, безнең күзебезгә һаман алда төсле күренә иде. Ләкин, хәмедләр улсын, хәзер мәйданга "Таң йолдызы", "Фикер" шикелле тагы да йөгерек атлар төште. Без "Тәрҗеман"ны шулар скачкасына кушып карадык. Шунда кем алда, кем артта икәнен күрдек", − дип яза Габдулла Тукай 1906 елда.

Шагыйрь үзенең барлык яшьтәшләре кебек белемгә омтылышны, тәррәкый пәрвәрлекне хуплаган. Әмма шул ук вакытта ул һәр нәрсәнең үз чамасы булырга тиешлеккә дә ишарәли, уйламый гына башка мәдәниятнең казанышларын, тышкы ялтыравыкларын күчереп алуны тәнкыйтьли. Шулай булса да, ул үзе дә башкалар артыннан иярүдән арына алмаган, һәм, бер яктан аларга көлеп караса, икенче яктан, үзе дә шул көлгән геройлары арасында булган.

Мәсәлән, 1910 елда ул төрек киеменә, төрек мәдәниятенә ияргән кешеләргә карап: "үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, "госманлыез, әфәндем" дип йөрүче хиффәтләребез аз булмады", − дип яза. Ләкин Тукай үзе дә, Уральскида яшәгән чорында урыс крестьяннарының киемен киеп йөрергә яраткан булган.

Габдулла Тукай 1905 елда
Габдулла Тукай 1905 елда

Гомумән, Тукай чорындагы үзгәрешләр кешенең тышкы кияфәте белән дә шактый бәйле. Кием гади кием генә түгел, ә хуҗасы турында бер төрле хәбәр җибәреп торган: ягъни укымышлы кешеме ул, җәдитчеме яисә кадими караштамы.

Ә XIX гасыр ахырында, чыннан да, госманлыларга иярү киң таралган була. Һәм бу күренеш татарның тышкы кыяфәтендә генә түгел, ә әдәбияттә дә чагылыш тапкан. Мәсәлән, беренче татар романнары төрек әдәбиятына таянып язылган. XX гасыр башында башка төрле юнәлеш тарала: урыс әдәбияты тәэсире астында язылган әсәрләр күбәя.

Хәтта татар зыялылары арасында бу елларда урыс сүзләрен катыштырып сөйләшү үзенә күрә бер алдынгылык билгесе дип каралган. Гомумән алганда, татар тормышы да бу чорда гел урыс күршеләрнең көнкүреше белән чагыштырылып карала, һәм, әлбәттә, кайбер нәрсәләр татар арасында да тарала.

Габдулла Тукайның тормыш юлына, аның фикерләренә күз салсак, беренче чиратта, шагыйрьнең чын сәнгатьне югары билгеләве, аны теге яки бу халыкныкы дип аерып карамавы күренә. Һәм сәнгатьнең, әдәбиятның ул икътисад юлына төшерелүенә яисә башка төрле максатта кулланылуына гел каршы була.

Мәсәлән, татар хатын-кызларын шагыйрә, каләм осталары дип күрсәтү өчен матбугатта беренче елларда ирләр үзе язган шигырь яки хикәяләрне хатын-кыз исемнәре астында бастыралар. Габдулла Тукайның бу турыда «татар әдәбиятын менә шундый реклама әсәрләре тутырды», - дип әйтүен Зариф Бәшири үзенең истәлекләрендә язып калдырган.

Габдулла Тукай татар граммофон язмаларын да бик яратып бетермәгән. "Мин Казанда, Әстерханда әллә ничә граммофоннан шуны уйнатучы гаилә әфрады өчен кызарып утырдым. Алар минем кәефемне ачарга граммофон боралар иде. Мин исә чыраемны сытып утыра идем. Чөнки алар миңа шикәр диеп, үзләре белмичә ачуташ каптыралар иде", - дип яза ул. Шагыйрь бу музыкаль язмаларның моңсыз, кыланчык булуын, нык кычкырып, чәрелдәп җырлауларын яратмаган. Ә менә урыс язмаларын, киресенчә, рәхәтләнеп тыңлаган.

Шулук вакытта Тукайны татар көйләренең дошманы дип әйтеп булмый, чөнки халык җырлары белән ул бик җитди кызыксынган, хәтта бу хакта аның язмалары да бар. Шагыйрь Шәрык клубында халык җырлары турында чыгышлар ясаган. Габдулла Тукай беренче нәүбәттә чын халык моңнарын саклап калырга, аларны өйрәнергә чакырган. Мәсәлән, әдәбият ахшамнарын ул "зинага чакыра торган музыка хәрам булса да, алга китәргә, тәрәкъкыйгә чакыра торган музыка мөстәхәб, хәтта ваҗиб уктыр" дип яза.

Әмма әдәбият ахшамнары ягъни әдәби-музыкаль кичәләр үзләренең мәгърифәтчелеккә өндәүләре белән генә түгел, ә башка яклары белән дә яшьләрне кызыксындыралар. Егетләр һәм кызлар бу кичәләрдә җыр-биюләрдән тыш, хатлар да алышалар, һәм, гомумән, кешеләр күңелле итеп вакыт үткәрер өчен киләләр бу урыннарга. Мәсәлән, Шәрык клубының бер бүлмәсендә лото уйнарга яратучылар җыела торган булган. Бу турыда Габдулла Тукай “1912 нче елда "Шәрык клубы"ның лото бүлмәсе дигән чуваш мунчасында төтенгә коптить ителүче җүләр балыкларның саны бик күп артып, телеграм чыбыгына элеп киптерәсе генә калды”, - дип яза. Уйнаучыларга көлеп караса да, Тукай үзе дә азартлы уеннардан бөтенләй читтә кала алмаган. Мәсәлән, бильярд уенын ул "кан тарата торган уен" дип атый, аның белән кызыксына. Билгеле ки, Сембер губернасында Акчуриннарда кунакта булганда, ул урындагы мөгаллим белән көн дә бильярд уйнарга яраткан.

Тукайның җеназасы ул чордагы тагын бер үзгәрешне ассызыклый: шушы 26 ел эчендә фотографияның халык арасында нык таралуын. Тукайның бала чагындагы фотолары әле юк, әммә үсмер вакытларын чагылдырган фотолар бар. Ул бик фотога төшергә әллә ни яратмаса да, иптәшләре аны чакырып торалар, чөнки яшьләр арасында фото алдыру гадәте киң тарала. Мәсәлән, Тукайның иң билгеле фотосында – ул галстуклы, кәләпүшле. Гадәти тормышта ул галстуксыз йөрсә дә, Фатыйх Әмирханнар аны шулай матурайтып төшертәләр, чөнки галстуклы кеше җәдитче, алдынгы карашлы санала. Хастахәнәдә ятканда да фотога төшерләр, әҗәле якынлашканын инде аңлашыла барсына да. Фоторәсемнәнең зур истәлек, документ, икәнен ул чорда бик яхшы аңлаганнар, кадими карашлы кешеләр никадәр каршы төшсәләр да бу үзгәрешкә. Хаттә соңгы юлга да Габдулла Тукайны фотографлар белән озаталар.

Шулай итеп, холык-фигыльдә, аңда һәм күңелдә булган бу каршылыклар барлык күчмә чорларга да хас нәрсә, Габдулла Тукайның тормышка карашлары да менә шушы катлаулылыклардан, бер-берсенә каршы булган ике төрлелекләрдән гыйбарәт.

Кырлайдагы Тукай музеендагы борынгы сәгать-экспонат. Фото: Л.Габдрафикова.
Кырлайдагы Тукай музеендагы борынгы сәгать-экспонат. Фото: Л.Габдрафикова.

Тукайдан бераз олырак булган Фатыйх Кәрими туганы Ризаэтдин Фәхретдингә исемләнгән бер хатында үзе турында: "мин Европа кешесе дә түгел, азиатлы да түгел, шул икенең арасында калдым", - дип яза. Һәм менә шушы җөмләдә XIX гасыр азагы - XX гасыр башында булган барлык катлаулы тормыш, һәм алдынгы карашлы кешеләрнең күңелләрендә һәм аңнарында булган тартышу чагылыш тапкан.

Габдулла Тукай, булган яңарышларны бик илһамланып кабул итсә дә, беренче чиратта, Европа казанышларының тышкы формалары белән кулланырга өнди, ә менә бу форманың эчтәлегендә инде халыкның үзенчәлеге сакланып калырга тиеш дип саный.