Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Өч дус алгы сызыкка китә

Стәрлетамакта гражданнарны контракт буенча хезмәткә алу пунктына гаризалар язып, өч дус – Илгиз, Александр һәм Юлай – килгән. Алар Даян Мурзин исемендәге ирекле отряд составында хезмәт итәргә теләк белдергән. Ирләр медкомиссия үткән һәм тиздән кузгалырга торалар.Өч дус барысы да бер районда үскән, бер-берсен озак еллар беләләр, гаиләләре белән аралашалар. Өчесе дә – күпбалалы әти, өчәр-дүртәр балалар үстергән, өчесе дә Чечен республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.“Напарнигыңны белгәндә күпкә рәхәтрәк ул. Бергә хезмәт итүебез дә бик әйбәт”, – ди Александр. “Ир-егет булып дөньяга килгәнсең икән, гаиләңне һәм Ватаныңны да сакларга тиешсең дигән сүз. Тыныч халыкны кыерсытмасыннар өчен без барысын да эшләячәкбез һәм мотлак рәвештә җиңү белән кайтачакбыз!” – ди Юлай.Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда контракт буенча хезмәт итү сорауларына кагылышлы бердәм "кайнар линия" эшли. Аның номеры – 117.Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан итте. Бу көннәрдән елдан артык вакыт үтте. Махсус операция әле булса дәвам итә.Фото: bashinform.ru