Район хакимиятендә парламент спикеры гражданнарны кабул итте, анда җиде кеше язылган иде. Яңавыллылар юл хуҗалыгы, җәмәгать транспорты хәрәкәте, төбәк операторының коммуналь калдыклар белән эш итү буенча сыйфатсыз эше турында сораулар бирде. Гражданнарны кабул иткәннән соң, парламент Рәисе район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов озатуында “Геройлар өчен тегәбез. Яңавыл” волонтерлар хәрәкәте эшчәнлеге белән танышу өчен үзәккә юл тотты. Анда ул махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрүче, кием комплектлары, толстовкалар, башлыклар тегүче осталар белән очрашты. Хәрәкәтне оештыручы Эльмира Мөхәммәтшина сугышчылар өчен җәйге костюмнар үрнәкләрен күрсәтте, маскировка челтәрләре әзерләү процессы турында бәян итте. Константин Толкачев, шулай ук, 4нче урта мәктәпне капиталь ремонтлау барышы белән танышты, эшчеләр белән әңгәмә корды. Сәфәр ахырында Дәүләт җыелышы Рәисе “Авангард Нефтесервис” предприятиесендә булды. Компания җитәкчесе Сухраб Һадиев кунаклар өчен предприятие буенча экскурсия үткәрде һәм аның эшчәнлеге, алты ел эчендә нинди уңышларга ирешүләре турында сөйләде. Константин Толкачев модернизацияләнгән цехны карады, җитештерү процесслары белән танышты.