Бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы Марат, җырчы белән элемтәгә кереп, үзенең әнисе һәм апасына чәчәк бәйләмнәре бүләк итүен үтенгән. "Әни буларак, аеруча бер сүзе йөрәгемә үтеп керде. «Исән-сау әйләнеп кайтсам, әниемне көнгә берничә тапкыр барып кочаклап килер идем», – диде Марат. Ой, үлә яздым инде шул сүзләргә. Маратның хыяллары исемлегендә, исән-сау әйләнеп кайтсам, Илсөя концертына барып кайтыр идем, дигәне дә бар. Исән-сау кайтсын да теләсә кайсы концертыма килеп утырсын! Бүген безнең залда шушы Марат исемле бөркетнең әнисе Индира ханым һәм аның апасы Айгөл утыра. Марат белән хәбәргә кергәч: «Илсөя апа, минем исемнән әниемә дә, апама да чәчәк бәйләмнәре бүләк итә алсагыз, аз гына булса да кәефләре күтәрелер иде», – диде Марат, – дигән Илсөя Бәдретдинова, хәрбинең якыннарын сәхнәгә дәшеп. "Бәхет күп булмый, сәламәтлек күп булмый, күңел тынычлыгы күп булмый. Бар да җайланып, «ах, ичмасам, мин!» дип горурланып ятарлык мизгелләр килеп җитәр. Индира ханым, Айгөл, бу букетлар сезгә", – дип тапшырган ул аларга әллә ничә чакрым ераклыктагы Маратның сәламен һәм чәчәк бәйләмнәрен. Ә аннары сәхнәгә Марат үзе менгән. Ул әнисенә һәм апасына сюрприз ясап кайткан. "Вещ еладык... Бөтен зал белән.." - дип язган Илсөя. Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/maxsus-operaciyadage-eget-ilsoya-badretdinova-koncertynda-yakynnaryna-syurpriz-yasagan-5858839