— Соңгы елларда берәдәк хайваннар проблемасы, чыннан да, актуальләште, — диде “Вести. Интервью” программасында караучысыз хайваннар белән эшләү буенча эшче төркем җитәкчесе. — Аларның һөҗүменә зарланучылар күп, чөнки алар бик тиз үрчи, популяция һәрвакыт арта. Ә бит беркем дә аның баласының бу хайваннар корбаны булуын, беркем дә пакеттагы сосиска исен сизеп, артыннан чапкан җәнлекләр көтүеннән качарга теләми. Иҗтимагый палата утырышларында хайваннарны тоту белән шөгыльләнүче өченче кызыксынучы як — эшкуарлар да катнаша. — Без бөтен статистиканы, шул исәптән хокук саклау органнарыннан да, җентекле өйрәнәбез һәм төрле дәүләт власте органнарына проблеманы хәл итү мөмкинлеген тәкъдим итәбез, — ди Булат Әнвәр улы. — Бу юнәлештә төп эш Дәүләт җыелышы-Корылтайда алып барыла, ул “түгәрәк өстәл”ләр үткәрә һәм закон чыгару башлангычы хокукына ия. Без бары тик үз тәкъдимнәребезне генә кертәбез. Сафин әфәнде сүзләренчә, әгәр дә эткә приютта прививка ясатсаң һәм стерильләштерсәң, аның явыз булмаяч